Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Туым җондозы”ның икенче сайлап алу туры да була

13 январьда онлайн уздырылган беренче турда жюри шундый карарга килгән

Керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республика күләмендәге “Туым җондозы-Рождественская звезда” конкурс-фестивале быел уникенче тапкыр оештырыла.

Жюри председателе, фольклорчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров хәбәр итүенчә, беренче сайлап алу турына,  якынча,  35-40 заявка килгән. Бу, башка елларга караганда, әзрәк. Күрәсең, коронавирус таралу курынычы да бераз сагайткандыр. 
"Быел думбрада уйнаучылар да күренде. Алар Зәй һәм Менделеевск якларыннан. Шулай ук, Балык Бистәсеннән “Алан” ансамбле дә матур композиция әзерләгән. 

Әмма күп кенә ансамбльләрнең онлайн әзерләп җибәргән чыгышларында кайбер җитешсезлекләр күренде, шунлыктан аларны төзәтергә киңәш иттек, үз тәкъдимнәребезне җиткердек. 

Кайбер коллективларның “Созвездие”гә әзерләгән программаларын “Туым җондозы”на да җибәргәннәре сизелеп тора.  Ә бит безнең максат – этнофольклорга күбрәк игътибар итү, тамырларны югалтмау, халыкчанлыкны саклау...

28 январьда конкурсның икенче сайлап алу туры уздырылчак. Шуңа кадәр коллективлар барлык кимчелекләрне бетереп, килеп җитмәгән якларын төзәтеп, видеосюжетларны яңадан җибәрергә тиеш булалар.

Әлегә чыгышларны якынча гына карадык,  шуңа күрә барлыгы ничә коллектив һәм аерым башкаручы катнашканын төгәл әйтә алмыйбыз. Чөнки берничә ансамбль алдан ук заявка бирсә дә видеосюжетлары әле килеп җитмәде", - дип сөйләде Геннадий Макаров. 

Фото: КЦ им.Якова Емельянова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев