Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Туым Җондозы”-“Рождественская звезда” конкурс-фестиваленә гаризалар 20 декабрьгә кадәр кабул ителә

Конкурсның сайлап алу туры онлайн форматта узачак

10 ноябрь - 6 февральдә керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республика күләмендәге “Туым Җондозы”-“Рождественская звезда” конкурс-фестивале уздырыла.

Ул, керәшеннәрнең үзенчәлекле мәдәниятен саклау һәм үстерү, халык җыруларын башкаручы  талантлы үзешчәннәрне барлау, иҗат коллективларының профессионал дәрәҗәсен арттыру,  толлерантлыкны ныгыту максатыннан, уникенче тапкыр үткәрелә.

Татарстан мәдәният министрлыгы, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк, республика керәшен иҗтимагый оешмасы һәм “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле тарафыннан оештырыла торган бу конкурста 6 яшьтән 35 яшькә кадәрге талантлы яшьләр катнаша ала.

Алар, яшь аермасына карап, өч төркемдә иҗади көчләрен сынаячаклар: балалар (5-11 яшьлекләр), үсмерләр (12-17 яшьлекләр) һәм яшьләр төркеме (18-35 яшьлекләр).

“Туым җондозы” түбәндәге номинацияләрдә була:

  • “Аутентик вокал” (соло);
  • “Халык вокалы” (соло);
  • “Фольклор- эстрада вокалы” (соло);
  • “Фольклор-этнографик коллектив”;
  • “Халык җырларын башкаручы вокаль ансамбль”;
  • “Фольклор-эстрада ансамбле”,
  • “Этник халык инструментлары ансамбле”.

Ансамбльләр бер генә номинациядә чыгыш ясый ала, ә ансамбльләрнең солистларына “Аутентик вокал” һәм “Халык вокалы”нда катнашырга мөмкин булачак.

Катнашучыларның үз төбәкләрендәге халык җыруын башкаруларына һәм шул төбәктәге керәшен милли киеменнән булуларына да игътибар биреләчәк.

Конкурсның сайлап алу туры быел онлайн форматта узачак. Катнашучылар үзләренең иҗади номерларын видеога төшереп оештыру комитетына юлларга тиеш.

Гаризалар ccemelyanova@mail.ru  электрон почтасына 20 декабрьгә кадәр кабул ителәчәк. 

Финал туры 2022 елның 6 февралендә Казан шәһәренең В.И.Ленин исемендәге мәдәният йортында була.

Үзегезне кызыксындырган сораулар белән, конкурсның оештыру комитетына шалтырата аласыз: +7 (843) 293-16-29, +7 951 066 98 10.

Конкурс-фестивальнең тулы Положениесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев