Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Туым жондозы" фестивалендә "Какай биюе" күрсәтеләчәк

"Туым жондозы" керәшен җыруларын яшь башкаручылар фестиваленең уньеллык юбилей концертына санаулы сәгатьләр калып бара. Елның иң зур вакыйгасына әзерлек эшләре ахырына якынлаша. Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә узачак чарада республикабызның төрле районнарыннан килгән якты йолдызлар катнашачак.

Фестивальгә Түбән Кама районының Җирекле авылы "Чәчкәләр" ансамбле балалары да киләчәк. Марсель Вәлиуллин һәм Алена Данилова "Какай биюе" күрсәтергә ниятлиләр. Ансамбль җитәкчесе Флера Облакова әйтүенчә, "какай" дип казны атыйлар.
"Язын казлар биби (бәбкә) чыгаргач, аларны оядан җыеп барасың да, чыгарып беткәч, аны каз белән ата казга кушасың. Алар парлап бииләр. Биюнең мәгънәсе шул. Аны беркайда башкармыйлар, бары тик бездә генә. Костюмнарыбыз да музейда саклана торганнары: берсенә 120 ел, икенчесенә тагын да күбрәк", - дип аңлата Флера Ивановна.
Бу биюне Чистай һәм Казан тамашачылары күргән, сөенеп кабул иткәннәр, өч тапкыр сорап-сорап биеткәннәр.
"Туым жондозы" фестиваленә керү билетлары инде санаулы гына калып бара. Урынсыз кала күрмәгез!

Билетларны Филармония кассасында һәм сайтында алып була яки 89179366368 телефон номеры буенча Алиса Спиридоновага мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев