Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Туым жондозы" фестивален "Татар-информ" онлайн күрсәтәчәк

Иртәгә, 13 январь көнне, елның иң көтеп алынган вакыйгасы - "Туым жондозы" керәшен җыруларын яшь башкаручылар фестиваленең, 10 еллык юбилее уңаеннан оештырылучы, гала-концерты узачак. Искәртеп узабыз, быел ул Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә гөрләячәк.

Халкыбызның үзенчәлекле, моңлы, дәртле җыруларын Республикабызның төрле районнарыннан килгән, фестивальнең ун ел эшчәнлеге нәтиҗәсендә кабынган яшь, якты йолдызчыклар башкарачак. Иң көчле һәм матур тавышлы яшь артистлар, четердәп торган балалар ансамбльләре - фестивальнең төп кунаклары.

Инде билетларның саны да чикле генә калган. Бу турыда фестивальне оештыручылар хәбәр итә. Урынсыз кала күрмәгез, карендәшләр.

Ә инде җитди сәбәпләр аркасында фестивальгә килеп җитә алмаучылар, ансамбльләрдә җырлаучы балаларның әти-әниләре, туганнары, якыннары, дуслары "Туым жондозы" концертын Интернеттан карый алачак. Быел да "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы "Туым жондозы" фестивален онлайн күрсәтәчәк. Карау өчен ссылканы соңрак сайтыбызга урнаштырачакбыз. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз.

Билетларны Филармония кассасында һәм сайтында алып була яки 89179366368 телефон номеры буенча Алиса Спиридоновага мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев