Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Туй йоласын искә төшереп

Түбән Кама районының Кече Җирекле авылында керәшеннәрнең туй йоласын яңарталар

Авыл клубы җитәкчесе Гөлшат Хөсәенова хәбәр итүенчә, аларга туй йоласын  әзерләүдә Кече Җирекле түтиләре Анастасия  Григорьева (1931 елгы), Матрена Курбаева (1933 елгы) һәм Галина Захарова (1956 елгы) бик нык ярдәм иткәннәр. Түтиләр үзләренең яшь чакларын, шул чор җыруларын искә төшергәннәр. Галина Павловна көн саен клубка килеп, туй йолаларын дөрес сәхнәләштерергә өйрәткән.

Туй йоласындагы рольләрне авылның үз кешеләре башкарган: кияү – Мансур Хөсәенов (видео төшергән көнне ул эштә булганлыктан, әлеге рольдә Ольга Яковлевага уйнарга туры килгән).

Кәләш ролендә – Югары Чаллы мәктәбендә чит телләр укытучы Анна Демидова.

Кияүнең әтисе ролендә – шин заводы эшчесе, гармунчы Павел Федоссев, ә әнисе ролендә – пенсионер Тамара Кудряшева.

Кәләшнең әнисен – пенсионер Лидия Гребенщикова, әтисен – Венера Петрова (пенсионер) уйнаган.

Кияү егетләрен Каенлы мәктәбе укучылары – 8нче класста белем алучы Андрей Данилов һәм 5нче класс укучысы  Кирилл Данилов тырышып башкарганнар.

Кыз ягы туганнары булып, пенсионер Анна Назарова, клуб мөдире Гөлшат Хөсәенова һәм Тамара Гребенщикова (кызганыч, аягын авырттырганлыктан, Тамара Карповна видеога төшергәндә катнаша алмаган) чыгыш ясаган .

Егет ягыннан килгән кунаклар: пенисонерлар – Роза Петрова, Галина Петрова һәм авыл почтальоны Светлана Данилова.

Җирекленең үз көе, үз җырулары урын алган, авылның үз гадәтләренә нигезләнгән туй йоласын шушы көннәрдә генә Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова һәм “Сүрәкә” керәшен халык фольклор ансамбле  җитәкчесе Ольга Вәлиуллина килеп карап, видеога да төшереп киткәннәр. Димәк, киләчәктә “Сүрәкә” ансамбле репертуарында Кече Җирекле көе дә урын алыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев