Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Туй җоласы"на - диплом

Азнакайда быел бишенче тапкыр уздырылучы «Чатыр тауда җыен" фольклор фестивале 4 июль көнне төрки халык тарихын, гореф-гадәтләрен киләчәк буынга күрсәтергә, тапшырырга теләгән фольклор коллективларын үзенә җыйды. Быелдан фестиваль халыкара исемен алып тагын бер башка күтәрелде. Фестивальдә Азнакай, Әлмәт, Түбән Кама, Бөгелмә, Сарман, Питрәч, Чирмешән, Апас, Ютазы, Баулы, Арча, Тукай районнары...

Азнакайда быел бишенче тапкыр уздырылучы «Чатыр тауда җыен" фольклор фестивале 4 июль көнне төрки халык тарихын, гореф-гадәтләрен киләчәк буынга күрсәтергә, тапшырырга теләгән фольклор коллективларын үзенә җыйды. Быелдан фестиваль халыкара исемен алып тагын бер башка күтәрелде. Фестивальдә Азнакай, Әлмәт, Түбән Кама, Бөгелмә, Сарман, Питрәч, Чирмешән, Апас, Ютазы, Баулы, Арча, Тукай районнары һәм Башкортстан, Чуашстан республикаларыннан, Самара төбәгеннән, Кырым һәм Төркиядән дә коллективлар катнашты.

Фестиваль инде елдагыча "Чатыр тау" башында "Чатыр тау җиле" театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Тик ял паркында үтәсе кичке чыгышлар, һава торышы бозылып китү сәбәпле, культура йортында дәвам итте. Бу үзгәреш азнакайлыларны да, килгән кунакларны да борчымады. Яшьләрне уздырып җырлаган, биегән өлкәннәрне күрү үзе бер күңелле иде.

Түбән Кама шәһәреннән катнашкан "Сүрәкә" халык фольклор ансамблебез "Керәшеннәрдә туй җоласы" номерларын күрсәтеп диплом һәм истәлек бүләкләргә ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев