Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тукай районының Мәләкәс авылында Чүк бәйрәме үткән

Бу – яңгыр сорау йоласы.

Бу хакта безгә авылдашлары Роза Евдокимова хәбәр итте.
“Элек Чүк йоласы авылда ике җирдә үткәрелгән, берсе – Кирушлар артында түбән очта, икенчесе Пимоновлар бакчасы артында.
Казанда оннан, сөттән боламык, күкәй боткасы пешерделәр. Тәмле була икән ул. Иман укылды. Башта боткаларны су буена төшеп, балыклар өлеше дип, суга салдылар, кошлар өлешен җиргә куйдылар, агачка тастымал элеп калдырдылар. Шулай ук, ботканы балаларга салып бирделәр, аннары килгән кешеләрне сыйладылар", – диде Роза.


“Элек бөтен авыл, бала-чагалар күп жыела иде. Шуңа күрә, ике җирдә утә. Кем нәрсә алып килә, бер стакан онмы, бер-ике күкәйме, кемдә нәрсә бар. Мине түти җитәкләп Кирушлар артына алып төшә иде. Аннан, су сибешү үзенә бер кызык өсти”, – дип сөйләде Мария түти Уразаева.
Йола вакытында халык яхшы теләкләр теләгән: шифалы яңгырлар яусын, илләр тыныч булсын, авылда бәла-казалар, ачлык булмасын, игеннәр унсын, дип сораган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев