Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тугыз төрле милләт яшәгән авыл халкы: “Безне бәйрәмнәр берләштерә”

Кукмара районы Пучинкә-Кучук (Починок-Кучук) авылының үзәк урамы буйлап барам. Ике яклап катнаш өйләр, күрше белән күршене бер стена гына аерып тора. Ә иң кызыгы – бу авылда нинди генә милләт вәкиле яшәми!

– Безнең авылда 9 төрле милләт бар: татар, мари, удмурт, керәшен, рус, чуваш, вьетнам, украин, казах милләте вәкилләре. Авыл халкы дус-тату, барлык бәйрәмнәрне бергә уздырып, кунакка йөрешеп, ярдәмләшеп яшибез. Милләтләрне аеру юк бездә. Январьда без Рождество бәйрәмен уздырдык.Төрле киемнәр киенгән кешеләр (“ряженые”) һәр йорт саен кереп, өйгә муллык, йорт хуҗаларына, балаларга сәламәтлек, бәхет-шатлык теләп йөриләр. Ә хуҗалар һәрберсе аларны елмаеп каршы алып, сыйлап чыгара. Сабантуй бәйрәмнәрендә бар милләт бергәләп сөлге җыеп, күңел ача. Марилар татарча җырлый, татарлар марича “сиптерә”. Шунысы сөендерә – яшьләр хәзер гореф-гадәтләр, йолалар белән кызыксына. Алар нәселдән-нәселгә тапшырыла, - дип сөйли мәдәният йорты директоры Ольга Иванова.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев