Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җанга җакын җамагатым

“Тугрылык вакыт белән сынала”

Мөслим районының Яңа Усы авылында гомер кичерүче Галина һәм Николай Игошевларның уртак гаилә юлы моннан илле ел элек, яңа елның беренче көннәрендә башланган

Аларны Мөслим май заводы таныштыра. Керәшен Шураны кызларының май заводында эшләгән чаклары була. Усы егетләре дә шунда слесарь булып йөриләр. Галина белән Николайның бер-берсен ошатуына заводның комсомол оешмасы җитәкчесе сәбәп була. “Җинан җиңги димләп йөрде. Кияве Фәйзегаян, зурлап, комсомол туе оештырды”, – дип сөйләде Галина түти.

Яңа ел кичәсендә яшь егет белән кыз килешәләр. Ә 3 январьда Николай ат җигеп, үзләреннән унҗиде чакрым ераклыктагы Керәшен Шуранына кыз сорарга китә. Булачак әби-бабайның ризалыгын алып, Галинаны үз янәшәсенә, ат чанасына утырта да, Усыга алып кайтып китә.

Ап-ак кыш, кыр уртасы, юлда – кар көртләре. Ат чанасы көрткә кереп бата. Кирәк бит, нәкъ шул чакта Николайның авылдашы Темәпинең дә Ташлыяр авылыннан кәләш алып кайтып килеше була. Юыртып килгән ат болар янына килеп җиткәч туктый. Эшнең нидә икәнен аңлап алган Темәпи арбасындагылар Николайның атын тугаралар, чананы арбага салалар һәм бергәләп, Усыга кузгалалар...

Рәсми язылышулары 1 февральдә була. “Без, язылучылар, 4-5 пар идек. Люция һәм Тимофей Демидовлар, Рәйсә һәм Николай Кондратьевлар, Бриллиант һәм Виталий Никоновлар һәм башкалар. Авыл советы председателе Прокопий Романов безне гаилә тормышына аяк басуыбыз уңаеннан котлады. Бик күңелле булган иде язылышу”, – дип сүзгә кушылды Николай дәдәй.

Өйләнешеп күп тә үтми, яшьләр Усыга кайтып төпләнәләр. Галина терлекчелек тармагында эшли, сыер сава. Николай колхозда төрле елларда учетчик, бригадир һәм прораб булып эшли. Авылдашлары бригадир Николай Прохоровичны гадел, кешелекле булганы өчен хөрмәт итәләр. Галина Димияновна да эштә алдынгылыкны бирми. Аның тырыш хезмәте лаеклы бәяләнә. Ул 2004 елны, Татарстан Президенты Указы нигезендә, “Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе” дигән мактаулы исемгә ия була.

“Бик матур яшибез. Анысы, тормыш иткәндә төрлесе, авыр яшәгән чаклар да булды. Балалар үстергәндә җиңел түгел, ләкин үткәрдек бит. Ике малай, бер кыз үстердек. Оныкларның алтысы да малайлар”, – дип горурланып сөйли Николай дәдәй. Игошевларның олы уллары Олег авылда тора, ә Влад һәм Ирина Чаллыда яшиләр.

Гаилә башлыгы бик төгәл, таләпчән. Галина түтинең яшьлек теләкләре кабул булган – дөнья алып барырга, тормыш көтәргә ышанычлы кеше туры килгән. Иренең куллары алтын, барысын да җиренә җиткереп эшли. Бергәләп матур йортлар салып, иркенлектә көн күрәләр. Галина түти – уңган, кунакчыл хуҗабикә. Йорт-җирләрен көйләп, мал-туар арасында Николай дәдәй йөрсә; өй эчендә, бакчада – Галя түти. Ул кичләрен кул эшенә тотына, ә Николай дәдәй, күзлеген киеп, гәҗит-журнал укый, яңалыклар белән таныша. Алар йортына шушы 2022 ел башыннан, Мөслим керәшен җәмгыятенең олы бүләге буларак, “Туганайлар” гәҗите дә килә.

Саубуллашып чыгып киткәндә, Николай дәдәй яңа елда гаилә коручы яшьләргә үз теләкләрен дә җиткерде: “Кулга-кул тотынып, яңа уртак тормыш ка кергәнсез икән, нык булырга кирәк. Бу тормышта сынаулар күп булуга карамастан, аларны лаеклы үтегез һәм беркайчан да парыгызга ярдәм итүдән, ә иң мөһиме, бер берегезне яратудан туктамагыз. Тугрылык вакыт белән сынала, чын мәхәббәт тормыштагы кыенлыкларда чыныгу уза”.

Галина РОМАНОВА, Мөслим районы керәшен җәмгыяте җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X