Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Туганыйдай җанга җакын «Туганайлар»ның бәйрәме (репортаж)

Бүгенге көндә уникаль газеталарның берсе булган “Туганайлар”ның беренче саны чыгуга 20 ел тулды.

Шушы истәлекле вакыйганы билгеләп үтү өчен, 24 октябрьдә Җырчы Җәкәү йорты залында керәшен газетасын укучы, яратучы асыл затларыбыз җыелды.

“Туганайлар” – газета гына түгел. Аның миссиясе күпкә киңрәк һәм тирәнрәк: керәшен дөньясының рухи мирасын, йола-гадәтләрен, тарихын һәм культурасын саклап, баетып, яшьләргә тапшыру аша буыннар арасындагы җепне өзмәү. Әлеге сүзләр юбилей кичәсенең башыннан азагына кадәр лейтмотив булып яңгырады.

“Иң активларның берсе”

Бәйрәмнең Яков Емельянов исемендәге үзәктә узуы да символик. Керәшен культурасы сеңгән шушы бинаның залына керүгә, һәркем таныш йөзләр очратып, “арулармысез” дип, шатланышты.

Кичә 100 еллык тарихы булган керәшен матбугаты һәм, шул рәвешле, “Туганайлар”га нигез салуга кагылышлы видеоязма белән башланып китте. Шуңа яшь җырчы Татьяна Ефремова башкаруындагы “Безнең ил” җыры ялганып, тарихи прологны тагын да эчтәлеклерәк итте.

Керәшен басма матбугаты арасында “Туганайлар” – иң гомерлесе. Ул дәүләт газетасы буларак чыга. Башка республика басмалары арасында да аның үз лаеклы урыны, үз йөзе һәм стиле бар. Бу фикер “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйковның котлау сүзләрендә дә яңгырады.

– “Туганайлар” – “ТАТМЕДИА” системасындагы иң актив редакцияләрнең берсе. Социаль челтәрләрдә дә алар төшергән видеолар миллионлаган карау җыя, ә “Медиа-Питрау” аерым игътибарга лаек. Аларның безнең белән булуы – зур сөенеч. Алга таба да бердәм, дус һәм тату булыйк, – диде ул.

Шамил Садыйков – “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте генераль директоры

Шамил Мөхәммәтович, яшь буын керәшеннәргә матур йола-гадәтләрне тапшыру форматлары тагын да артсын дигән теләкләр белән, редакциягә акционерлык җәмгыяте исеменнән затлы телефон бүләк итте.

Ихлас теләкләрдән дә тәмлерәк – куйган хезмәтеңә югары бәя алу һәм рәхмәт сүзләре ишетү. Татарстан массакүләм матбугат чаралар тармагындагы күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Туганайлар” газетасының баш редакторы Юлия Губина, дизайнер-верстальщик Фирдания Сабирова – “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы грамотасы, ә редактор Фирая Моратова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Газетаның SMM белгече Олеся Дмитриевага исә “намуслы хезмәте өчен” “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте грамотасы бирелде.

“Туганайлар” газетасының дизайнер-верстальщигы Фирдания Сабированы Шамил Садыйков бүләкли

Бәйрәм атмосферасы

Кичәнең  режиссеры  –  “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова – сценарийны, “Туганайлар”ның рубрикаларына бәйле рәвештә, берничә тематик блокка бүлгән. Газета хезмәткәрләренең ни өчен нәкъ менә билгеле бер темага язуы, билгеле бер геройдан интервью алуы, укучыларга дин һәм культураны ничек итеп төгәл һәм дөрес җиткерүе турында да әйтелде. Шулай ук, экранда керәшен авылларына барып төшергән сюжетлар, редакциянең эчке тормышына һәм кунакларына бәйле кызыклы видеолар күрсәтелде.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев чыгышы

Сәхнәдә бер-бер артлы матур чыгышлар барды. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев “Идел бит ул, тирән бит ул” җырын башкарды. Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов “Киңәш” газетасында басылып чыккан өзекләрне укыды. Яшь талантлы җырчыларыбыз Татьяна Ефремова, Эдуард Данилов һәм Регина Павлова, шулай ук, моңлы тавышлары белән тамашачыларның күңелен яулады. Тантаналы кичтә аерым бер урынны фольклор да алып торды. “Тумар”, “Урагай” фольклор ансамбльләре чыгышы һәм “Бәрмәнчек”нең җыр-биюләре атмосфераны тагын да бизәп җибәрде.

Бәйрәмдә олы кунаклар шактый иде. “Туганайлар” газетасы белән һәрдаим элемтәдә торган партнер – Халыклар дуслыгы йорты методисты Диләрә Сабирҗанова; “Бәрмәнчек” ансамбле директоры Артур Поляков; язылу кампаниясенә зур өлеш кертә торган Питрәч районы керәшен оешмасы җитәкчесе Лидия Пронина; “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге җитәкчесе Алексей Дмитриев та бәйрәм белән котлап, теләкләрен җиткерделәр.

Сулдан уңга: Артур Поляков, Степан Спиридонов, Лидия Пронина

Этножурналистиканы үстерүчеләр

“Туганайлар” үзенең газета битләрендә һәм интернет киңлекләрендә Татарстан керәшеннәрен генә түгел, Россия буйлап сибелгән карендәшләребезне дә барлап, бергә туплый. Бу эштә газета республика керәшен иҗтимагый оешмасы белән тыгыз элемтәдә тора.

– Редакция дә, газета да яшь һәм матур. Сез республикадагы барлык керәшеннәр өчен зур һәм кирәкле эш башкарасыз. Керәшен тарихын, культурасын, саф чиста туган телне саклыйсыз. Алга таба да сезгә бары тик уңышлар телим, – дип  котлады оешма исеменнән “Ак Барс Холдинг” генераль директоры урынбасары Елена Алешина.

 

“Ак Барс Холдинг” генераль директоры урынбасары Елена Алешина

Ул, шулай ук, республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоровның да теләкләрен җиткерде һәм редакциягә бүләк итеп, газета чыгаруда бик кирәкле А3 форматындагы принтерга сертификат тапшырды.

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова – “Туганайлар” тормышында зур роль уйнаучы шәхес. Ул озак еллар дәвамында баш редактор вазифасын үтәгән, шуңа да бу юбилей аның өчен, аеруча, мөһим. Людмила Даниловна редакциянең бүгенге составын да яхшы белә. Журналистларны бүләкләгән вакытта һәрберсе турында аерым-аерым сөйләп чыкты.

Людмила Белоусова “Туганайлар”ны котлый

“Этножурналистиканы  үстерүгә керткән өлеше” өчен “Туганайлар” корреспондентлары Фрида Вәлитова, Ландыш Гобәйдуллина, сайт редакторы Алсу Мансурова һәм  редакция “учагына утын өстәп торучы” офис-менеджер Эльмира Шәйхеевага республика керәшен иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хаты бирелде.

Газетаның дуслары күп

Республиканың төрле почмакларына командировкаларга йөреп торган “Туганайлар”ның дуслары күп. Шуңа күрә, кунаклар арасында ерак араларны якын итеп килүчеләр дә бар иде. Мамадышлы карендәшләребез Җәкәү йортына зур делега- ция белән килеп җитте. Район җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Степан Спиридонов үзенең чыгышында Мамадыш районы халкы “Туганайлар” газетасын иң күп алучы һәм яратып укучы икәнен әйтте. Моны исбатлап, үз чиратыбызда, газета оешкан- нан бирле бер санын да калдырмыйча укып баручы, өстәвенә, үз язмаларын да юллаучы Лидия Пасыевага махсус бүләк тапшырдык.

Соңыннан бәйрәм микрофоны “Туганайлар” газетасы редакторы Юлия Губинага күчте. Аның белән бергә без, редакциянең бүгенге коллективы, сәхнә түренә чыгып бастык. Юлия Юрьевна, иң элек, килгән кунакларга, оештыруда зур өлеш керткән Җәкәү йорты хезмәткәрләренә, республика керәшен оешмасына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук, газетаның Чаллыда чыккан вакытта һәм аннан соң да редакциядә эшләп киткән журналистларын телгә алып, матур сүзләрен юллады. Ә инде десерт итеп, тәмләп, бүген “Туганайлар”ны чыгару өстендә эшләүче командасы турында сөйләде. Бу, мөгаен, кичәнең иң самими өлеше булгандыр.

Кичә тәмамлангач та әле бер-берсен сагынышкан карендәшләребез, таралмыйча, озак сөйләшеп торды, фотога төште. Кабат-кабат редакция хезмәткәрләре һәм “Туганайлар”ны үстерүгә зур көч куючыларга рәхмәт сүзләре һәм матур теләкләрен әйттеләр. Җәкәү йортының холлында урнашкан керәшен матбугатының 100-еллыгына багышланган экспозициягә дә күз салдылар. Кыскасы, бу күптән көтелгән кичә бер сулышта, җанлы һәм, якын туганыйлар җыелышкандай, рәхәт узып китте.

P.S. Әле шушы материалымны язганда да, бәйрәм кичәсендә алган чәчәк бәйләмнәренә карап, елмаеп утырам. Сез дә бүбәндәге сылтамалар буенча “Туганайлар”га-20” кичәсеннән туры эфир һәм фоторепортажны карый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев