Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Туганайлар"ны яшәтик

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Менә тагын Яңа елларга аяк бастык. Бу ел сөенечле хәбәр китерде - газетабыз Казан каласының "Идел-Пресс" нәшриятында басыла башлады. Инде үзегез дә "Туганайлар"ның тиз арада килеп җитүен абайлагансыздыр. Чаллы шәһәрендә басылып, аннан Казанга җибәрелеп, шундый урау юллар белән укучыбызга атна-ун көн эчендә зарыктырып кына килүләргә , ниһаять...

Хөрмәтле газета укучыларыбыз!
Менә тагын Яңа елларга аяк бастык. Бу ел сөенечле хәбәр китерде - газетабыз Казан каласының "Идел-Пресс" нәшриятында басыла башлады. Инде үзегез дә "Туганайлар"ның тиз арада килеп җитүен абайлагансыздыр. Чаллы шәһәрендә басылып, аннан Казанга җибәрелеп, шундый урау юллар белән укучыбызга атна-ун көн эчендә зарыктырып кына килүләргә , ниһаять чик куелды. Бу хәл газетабызга да, укучыларыбыз кәефенә дә уңай тәэсир ясар, дип уйлыйбыз.
Газеталарга язылу хәле никадәр сүлпән булса да, "Туганайлар" бу яртыеллыкта үз подписчигын югалтмады. Монысы да куанычлы хәл. Газетабызны күп еллар яздырып алучы подписчикларыбызга , урыннардагы керәшен оешмалары җитәкчеләренә, спонсорларыбызга, активистларыбызга рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Үзебезгә итеп әйткәндә, тау итү сүзләрен Мамадыш районы администрациясе башлыгы Анатолий Ивановка, Зәй районы администрациясе башлыгы Рәзиф Кәримовка, аның урынбасары Валерий Акатьевка, керәшен оешмасы җитәкчесе Иван Яковлевка, Чистай районы керәшен оешмасы җитәкчесе Иван Чуринга, Питрәч керәшеннәре оешмасы җитәкчесе Лидия Пронинага, Чаллы оешмасын җитәкләүче Виталий Агаповка, Түбән Кама керәшеннәре лидеры Тамара Багаутдиновага һәм башка урыннардагы оешма җитәкчеләренә юллыйбыз. Шулай ук күп еллар буена безгә ярдәм итеп килүче, туганнарына, якыннарына, хезмәткәрләренә, активистларга, ветераннарга газетабызны бүләк итеп яздыручы киң күңелле дусларыбыз - Николай Кутузов, Альберт Петров, Валерий Иванов, Александр Павлов, Александр Баширов, Иван Батьков, Клементий Малов, Валентин Сапожников, Иван Асанов, Александр Андров, Игорь Батаев, Николай Муллин, Вениамин Князев һәм башка тагын бик күп карендәшләребезгә чиксез зур рәхмәтләребезне җиткерәм.
Туган телебезгә, культурабызга югалу куркынычы янаган катлаулы заманнарда "Туганайлар" учагына күмер өстәп торучы туганайларыбыз! "Туганайлар"ны алга таба да яшәтик, исән-сау булыйк, Яңа еллар барыбызга да тазалык, җан тынычлыгы, тән сихәте алып килсен, уңышлар китерсен!
Людмила Белоусова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев