«Туганайлар»дагы керәшен кызлары гореф-гадәтләр сагында: эшкә - милли киемнән
11 март көнне «Туганайлар» газетасы редакциясе кызлары 8 март бәйрәме уңаеннан эшкә милли киемнән килгән иде. Бу турыда "Интертат" яза
«Туганайлар» газетасының баш мөхәррире Юлия Губина кызыл төстәге озын күлмәк кигән, аны кызыл, ак, кара төсләрдән торган озын билбау белән бәйләп куйган. Түшендә исә өч рәт тәңкәдән торган түшлек ялтырый. Кояшсыз көн булса да, Юлия туташны күрү кәефне күтәреп җибәрде.
«Милли киемнән килеп, үзебезгә бәйрәм атмосферасы ясыйбыз»
«Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында милли киемне саклауны һәм пропагандалауны тагын да арттырасы килде. Быел беренче тапкыр милли киемнән эшкә килү 8 март бәйрәме уңаеннан булды. Эшкә милли киемнән беренче тапкыр узган елны онлайн Питрау бәйрәмендә килгән идек. Шунда флешмоб та оештырып җибәрдек. Республика районнарында яшәүче керәшеннәр бер атна дәвамында безгә кушылды. Милли күлмәк, баш киеме кигән яки тамакса (түшлек) таккан фотолар чыкты. Миллилек күренеп тора. Без «Татмедиа» тирәсендә фотога төшеп мәш килеп йөргән вакытта, безгә күпләр игътибар итте. «Шулай йөрегез, бик матур», — дип хупладылар.
Милли киемнән килгәч, барыбер үзебезгә бәйрәм атмосферасы ясыйбыз. Ак кофта белән кара юбка гына түгел, матур бизәкләр белән бизәлгән киемнән килеп керү барыбер кәефне күтәрә. Бер-беребезгә карап елмаеп йөрибез, матурлыкка сокланабыз. Милли бизәкләрне халыкка җиткерергә тырышабыз», — дип сөйләде ул.
Редакциядә эшләүче кызлар социаль челтәрләрдә милли контент булдыру өчен дә тырыша. Алар милли киемнәрдән кыска һәм кызыклы видеолар төшерәләр.
Баш мөхәррир фикеренчә, бүгенге көндә милли киемгә караш төрле. Кайбер яшьләр өчен ул — искелек калдыгы, борынгылык, тик милли киемне заманга туры китерә белүче яшьләр дә аз түгел.
«Мин төгәл әйтә алам: бүгенге көндә милли киемнәрне махсус тектерүче яшьләр бар. Әлбәттә, ул тулысынча элеккеге күлмәкләр түгел, стильләштерелгән. Минем өстемдәге күлмәк тә стильләштерелгән, тик ул милли рухны саклый. Тамакса да ясатучылар да бар. Мин үзем дә ясаттым. Ул эш киеме белән дә бик туры килә. Тамаксаның зурлыгы төрле була ала. Кызлар ике-өч рәт тәңкәдән торган тамакса кисә, олырак яшьтәге хатыннар тамаксалары бик зур, авыр була, бөтен күкрәк өлешен каплап тора», — дип сөйләде ул.
«Түшлек хатын-кызны начар көчләрдән саклап торган»
Милли киемнең тагын бер үзенчәлекле өлеше — ул баш киеме. Баш мөхәррир бүлмәсендәге шкаф башында милли киемле ике курчак тора. Берсенең башында калфак, ә икенчесенең башында тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме — сүрәкә. Димәк, аларның берсе әле кияүгә чыкмаган, ә икенчесе ир хатыны. Калфакны бары тик кияүгә чыкмаган кызлар гына киеп йөри икән, ә сүрәкә хатын-кызның икенче статуста булуын күрсәтә.
«Элек ансамбльләрдә сүрәкә белән калфакны бутаулар күзәтелә иде. Яшь кенә балаларга сүрәкә кидерү күренешләре булды. Хәзер аның буенча аңлату эшләре көчәйде, халык ничек дөрес булуын аңлый.
1800 елларда сугылган тәңкәләрдән ясалган түшлекләрне дә очратырга була. Хәзер аларны төрле ташлар белән дә ясыйлар. Ул милли бизәкләрне заманага туры китерүнең бер алымы дип уйлыйм. Тамакса саклык функциясен үтәгән. Ул хатын-кыз хәрәкәтләнгәндә чыңлап тора, шул рәвешле начар көчләрне куркыта. Начар көчләр муен һәм беләзек тирәсеннән керүгә ышанганнар, кулга беләзекләр такканнар. Түшлек хатын-кызны начар көчләрдән саклап торган», — дип аңлатты Юлия Губина.
Дүрт читле «түгәрәк» яулык
Тагын бер момент — яңа гына ир йортына килгән хатын-кыз гаилә тормышының беренче елында «түгәрәк» яулык бәйләп йөрергә тиеш, аннан соң гына сүрәкә кия башлый. Атамасы «түгәрәк» булса да, яулык үзе дүрт читле, ягъни турыпочмаклык формасында. «Түгәрәк» яулыктагы һәр элемент мәгънәгә ия.
Түгәрәк яулыкның бөтен ягы да кызыл чуклар белән уратып алынган. Ул чуклар да саклагыч ролен үти һәм җир белән бәйлелекне күрсәтә. Ул җирдән яхшы энергия алу өчен тегелгән. Мамадыш районындагы һәвәскәр этнограф Валентина Максимова ул яулыкның тулысынча өйрәнелмәгәнен әйткән. Аның фикеренчә, анда керәшен халкының асылы саклана.
«Түгәрәк» яулыкның уртасында «кояш» тамгасы ясала. Ике яклы уклар кисешә дә, дүрт юнәлеш күрсәтә, ә алар кисешкәннән үзәктән буш якларга өчәр нур чыгып тора. Уклар табигатькә, җиргә яңарыш җибәрә дип санала. Яулыкны хатын-кыз бәйли, ул да җиргә яңарыш китерә. Валентина ханым аны болай дип аңлаткан: «Хатын-кыз — җир, ә ир кеше — орлык кебек. Җиргә орлык төшеп үсемлек үскән кебек, кеше нәселе дә дәвам итә. «Түгәрәк» яулык — җир символы.
Дүрт почмаклы, дүрт саны белән бәйле әйбер түгәрәк булып санала. Дөнья түгәрәк һәм дүрт юнәлештән тора — бөтенлек. Яңа гаилә дә бөтен, түгәрәк булырга тиеш. Балалары да төзек, бөтен санлы булсын дип телиләр. Бала туган дигән хәбәрне алгач та: «Дүрт саны түгәрәк булсын», — дип әйтә торган булганнар, ягъни ике кулы, ике аягы да исән булсын дип теләгәннәр», — ди ул. Гаиләдә туган беренче баланы шул рәвешле саклаганнар.
«Һәр йортта милли кием яки бизәк саклана»
Газетаның баш мөхәррире фикеренчә, бүгенге яшьләр милли киемнең асылын аңлый, аны башкалардан аерылып тору өчен генә кимиләр.
«Мәсәлән, Питрау вакытында яшьләр милли бизәкләрне тага, киемнәрне кия. Алар аңлый: безнеке бит ул, без шундый булган, без сакларга тиеш. Көндәлек тормышта андый киемне киеп йөрү кирәк тә түгелдер. Шаккаткыч бит - элек киндердән тукылган авыр күлмәкләрдән басу эшенә йөргәннәр. Хәзер ул җайсызрак булыр иде.
Һәр йортта милли кием яки бизәк саклана. Элеккеге күлмәкләрен әбиләр күз карасыдай саклый. Кайбер әбиләр яшь чакларында киеп йөргән күлмәкне үзләре белән алып китәләр. Аларны табутка үзләренең асларына салып калдырырга кушалар. Минем әби дә бер күлмәген үзе белән алып китте. Тагын бер күлмәге калды. Анысын әни ансамбльгә кия. Безнең өйдә түшлекләр дә бар. Минемчә, милли күлмәкләр, бизәнү әйберләре һәр өйдә булырга тиеш», — дип сөйләде Юлия Губина.
Редакция чиккән сөлгеләрне игътибарсыз калдырмый, аларны чигү техникасы да онытылып бара бит. Ул сөлгеләрне күрсәтү өчен газетада «Нәнәй сандыгы» рубрикасын ачканнар. Теләгән кеше үзендә сакланган сөлгеләрнең тарихы белән уртаклаша ала.
Афәрин, кызлар! Көне буе милли киемнән йөрү авыр булмагандыр дип өметләнәм. Бу сөйләшүдән соң үземә дә уңайсыз булып китте, чөнки өйдә хәситә дә, күкрәкчә дә, күлмәк тә юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев