Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Туганайлар" - көтелгән кунак

19 май - Татарстанда матбугат хезмәткәрләре көне. Һөнәри бәйрәмебез белән котлап, редакциягә "Туганайлар"ның актив хәбәрчесе - Мөслим районы Яңа Усы авылы тумасы Римма Оленина шалтыратты. Матбугат көне уңаеннан газета укучыларыбызга җиткерәсе фикерләре дә җыелган икән, үзе белән күрешеп-сөйләшергә булдык.

Римма Елизаровна - КамАЗ төзелешенең беренче елларыннан алып, пенсия яшенә җиткәнче, Чаллы мәктәпләрендә укучыларга рус теле һәм әдәбияты фәнен укыткан кеше. "Мәгариф отличнигы", Хезмәт ветераны. Аның укучылары бүгенге көндә илебезнең кайсы гына тармакларында хезмәт куймыйлар, араларында ил буенча гына түгел, бөтен дөньяга танылган шәхесләр дә күп. Тик әле сүзебез - болар турында түгел. Римма Елизаровнаның керәшен гәҗите, аны чыгаручылар турында сөйләшәсе килгән.

"Туганайлар"ны көтеп алам, ул минем иң якын иптәшем кебек. Укырга бик яратам, шуңа күрә бик күп газета-журналлар алдырам. "Туганайлар"га - беренче барып язылам. Чираттагы санын китерсәләр - өемә олы кунак килгән күк була," - дип, башта "Туганайлар" белән дуслыгын сөйләде ветеран укытучы. Аннары, сүзне туксанынчы елларда Чаллыда чыккан "Керәшен сүзе"нә китереп ялгады.

"Керәшен сүзе" газетасының берничә санын безгә дә күрсәтергә әзерләп куйган иде. Ул чакта керәшеннәрдә йокыдан уяну, патриотлык хисе көчле булса да, хөкүмәт тарафыннан ярдәм булмагач, газетаны чыгару зур кыенлыклар аша барган. Иң беренче сәбәп, билгеле, акча кытлыгы. Газетаны чыгару хакларының бер өлешен үз өстенә алуларын, редакция өчен бүлмә мәсьәләсен хәл итүне сорап, "Керәшен сүзе"нең редакторы Ананий Малов белән учредителе Николай Антонов 1993 елның 12 маенда Чаллы шәһәре хакимиятенә, Республика матбугат министрлыгына, ул чактагы Премьер-министр М. Сабировка хатлар юллыйлар. "Керәшен сүзе"нең 22 март ( 1994) санында Мөрәҗәгать хаты да, аңа алынган җаваплар да бастырылып чыгарылган.

Редактор хатына "Хакимнәрнең ярдәменә

Өмет белән хат юлладык",

Вице-мэр Г. Гафаров хатына "Зарыбызны-моңыбызны

Ишетерләр дип уйладык", Министр И. Ахметзянов хатына "Вице-мэр да, министр да

Бер авыздан җавап бирде:

Поможем вам,

Тик кызыл кар яугач инде!.." - дигән заголовоклар куелып, хатлар тулысынча бирелгән.

"Поможем вам, тик кызыл кар яугач инде" дигән сүзләрдән җавап хатларының эчтәлеге нинди булганын чамалау кыен түгел. Кыска гына өлеше болай:

"Мининформпечати РТ , как бюджетная организация, собственных средств на финансирование периодических изданий не имеет. Поэтому выделение дотации на покрытие расходов редакции газеты "Керәшен сүзе" на 1994 год не предоставляется возможным.

Министр И. Ахметзянов."

Әлеге хатларга җавап йөзеннән, газетада "Үкчи әби сүзләре" дә бастырылган.

Үкчи әбинең җавап сүзе

Ары да оча, бире дә оча

Карурман күбәләге.

Менә шушылай юмарт безнең

Хөкүмәт түрәләре.

Асыл түрә авызы белән

Кош тота аягыннан.

Эчләремә кату төште

Аларның җавабыннан.

Өсләренә кигән постау туннарының

Ал итәген җилләр кайтарсын.

И, безләргә күрсәткән "җакшылыкларны"

Бише белән Кодай кайтарсын!"

Римма Елизаровна сүзен дәвам итте: "Керәшен сүзе"нең соңгы саннары газета хезмәткәрләренең патриотизмы белән кайбер керәшен җанлы эшмәкәрләрнең үз кесәләреннән бүлеп биргән акчалары хисабына чыкты. Ә аннары, газетаны бөтенләй яптырдылар. Газета чыгудан туктагач, дөньялар караңгыланып, тормышлар ямьсезләнеп калды. Без, керәшеннәр, кая барсак та, җыелышкач, шул хакта сөйләшә идек. Һәм менә, бәхетебезгә каршы, "Туганайлар" чыга башлады. Рәхмәт түрәләргә, керәшеннәрнең теләген ишеттеләр. Ходайга шөкер, хәзер үз газетабыз бар. Бина турында да, штатлары каралмаган, дип тә борчыласы юк кебек... Борчылырга нигез бар икән шул әле - ул - газетаның тиражы мәсьәләсе. Керәшен булып тугансың, үзеңне шул халык итеп саныйсың икән, ничек инде сиңа атап чыккан гәҗитне алдырмыйсың, ди? Ул бит әле безнең исәбебезне дә күрсәтеп тора! Керәшеннәр гомер-гомергә юмарт халык булган, кунак сыйлаган. "Туганайлар"ыбызны яздырыгыз, һәр өйгә кунак булып килсен ул. Бөтен карендәшләремә минем сүзләремне җиткерсәгез иде," - менә шушы сүзләрне җиткерергә кушты безгә Римма Елизаровна. Газета хезмәткәрләре адресына җиткергән җылы сүзләре, "четерекле эшебез"не бөтен тулылыгы белән аңлавы өчен дә рәхмәт аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев