Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Туганайлар” газетасының баш редакторы Юлия Губина "Татарча диктант" язды

“Татарча диктант”та Гомәр Бәшировның “Чишмә моңы ничек җыр булды” әсәреннән өзек укыганнар

Бүген “Туганайлар” газетасының баш редакторы Юлия Губина "Татарча диктант" дөньякүләм белем тикшерү акциясендә катнашты. Ул "Татмедиа"да башка массакүләм мәгълүмат чаралары редакторлары һәм журналистлары белән бергә диктант язды. Диктант текстын "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Гадел Әхмәтҗанов укыды.

“Мәктәп елларын искә төшердем. Мәктәптән соң диктант язганым булмады”, – дип сөйләде Юлия Губина. Быел “Татарча диктант”та Гомәр Бәшировның “Чишмә моңы ничек җыр булды” әсәреннән өзек укыганнар. Диктантка тотыныр алдыннан, текстта булган авыр сүзләрне экранга чыгарганнар. “Башта бераз дулкынланган идем. Авыррак сүзләрне экранга чыгаргач, тынычландым. Оештыручыларның авыр дип билгеләгән сүзләре минем өчен авыр түгел булып чыкты. Барлык язу эшләрен дә компьютерда башкаргач, ручка белән язу бераз читенрәк. Шулай да, яза башлагач, үземне иркен тоттым. Диктантны язып бетергәнебезне сизми дә калдым”, – диде “Туганайлар”ның баш редакторы Юлия Губина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев