Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Туганайлар" газетасы тарихыннан

"Туганайлар" культура-агарту керәшен газетасына 5 октябрьдә 18 яшь тулды. Газетаның кызыклы үткәне һәм өметле киләчәге бар. Үткәнебезне, ирешкән уңышларыбызны бергәләп барлыйк!

ХХ гасыр башыннан ук керәшеннәрнең массакүләм мәгълүмат чаралары булган. Керәшен тарихында уннан артык газета һәм дүрт журнал барлыгы билгеле. Тарихтагы беренче керәшен газетасы – “Сугыш хабярляре” 1915 елның февраленнән 1917 елның декабренә кадәр Николай Ильминский алфавиты нигезендә Нократ губернасы типолитографиясендә нәшер ителә. Шулай ук, “Дус” (1916-1918), “Хабярляр” (1917), “Кряшен газеты” (1918), “Хабяр таратучы” (1918), “Алга барыек” (1918), “Алга таба” (1919), “Кызыл солдат” (1919), “Кызыл алям” (1919-1922), “Киняш” (1922-1929) газеталары басылган. “Иген игуче” (1919), “Факел” (1920), “Белемнек” (1921), “Киняш” (1924) дигән журналлар да билгеле. Бу басмаларда мәкаләләр һәм язмалар керәшен алфавитында, латин графикасында чыгып торган.

Керәшеннәрнең матбугат тематикасы чор вакыйгаларын һәм 1915-1940 еллардагы карендәшләребезнең иҗтимагый фикерен чагылдырган. Хәзер бу газета-журналлар ХХ гасырның беренче яртысындагы керәшеннәрнең тарихы, социомәдәни һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге буенча мөһим документаль чыганак булып тора.

Советлар Союзы таркалганнан соң, 1993-2002 елларда керәшеннәр өчен “Кряшен сүзе”, ә инде 2002 елдан “Туганайлар” газеталары басыла.

Һәрбер халык үзенең үткәнен өйрәнеп, бүгенгесен белеп, акыллы кешеләреннән үрнәк алып, мохтаҗларына ярдәм итеп яшәргә хаклы. Бу эштә язма матбугатның роле бик зур. Шуны искә алып, 2002 елның октябрь аеннан Яр Чаллы шәһәрендә Татарстанда гына түгел, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче керәшеннәр өчен яңа газета - "Туганайлар" газетасы чыга башлады. Газетаның беренче редакторы - Зинаида Мөхлисова.

Газетаның бүгенге тиражы – 1421 экземпляр. Айга ике тапкыр, 8-12 битле, рус кушымтасы белән төсле булып басылып, Татарстан районнарында, шәһәрләрдә, Киров өлкәсендә һәм Удмуртия республикасында тарала.

Төрле төбәкләрдә яшәүче керәшеннәрдән даими рәвештә хат-хәбәрләр алабыз, үзләренә барып, очрашып торабыз. Алар турындагы язмалар газета битләрендә урын ала. Шулай итеп, газетада "Ничек яшисең, туганый?", "Җәшәргә өйрәнәбез", "Белемнек", "Тамырлар тарихка тоташкан", "Җәмгыять бу, җәмәгать", "Бүген бездә кунак бар", "Җоласына китереп", "Мәсьәләгә бер караш" һәм башка рубрикалар астында Россиядә яшәүче керәшеннәр тормышы яктыртыла. Газетада шулай ук керәшеннәр арасыннан чыккан билгеле шәхесләр, язучылар, артистлар, үзешчән сәнгать коллективлары, аларның иҗаттагы уңышлары, проблемалары турында да күп языла.

2007 елның январеннан "Туганайлар" газетасының оештыручысы булып "ТАТМЕДИА" республика матбугат һәм массакүләм коммунакацияләр агентлыгы тора һәм газета республикакүләм газета статусын ала.

2008 елның январеннан "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең филиалы булды.

2008 елдан 2018 елга кадәр редакцияне Людмила Белоусова җитәкли.

2010 елның июленнән "Туганайлар" газетасы ай саен "Этнографик мозаика" исемле русча кушымта белән чыга башлады.

2012 елның октябрендә газета 10 еллык юбилеен билгеләп үтте.

2014 елдан газета Казан шәһәрендә чыга башлады.

2017 елда газета 15 еллык юбилеен билгеләде.

Фотода сулдан уңга: Рөстәм Бикчәнтәев (водитель), Фирдания Сабирова (дизайнер), Энже Сабирова (офис-менеджер), Юлия Губина (журналист), Людмила Белоусова (баш редактор), Иван Егоров (Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе), Ирина Муллина (журналист), Евдокия Иванова (җаваплы секретарь), Идая Кашапова-Габрахманова (бухгалтер), Мария Мартынова (журналист), Рушания Михайлова (журналист). 2017 елда, "Туганайлар" газетасының 15 еллык юбилеенда

Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе

Тулырак: http://tuganaylar.ru/search?searchid=2319287&l10n=ru&reqenc=&text=%D0%B5%D0%B3%D0%BE%D1%80%D0%BE%D0%B2

2018 елның декабреннән җитәкче-баш редактор – Юлия Губина.

2020 елдан газетабыз Казан шәһәрендә матбугат киоскларына сатуга чыгарылды.

Бүләкләребез:

- 2003 ел. "Минем Чаллым-2003" шәһәркүләм журналистлар бәйгесендә "Ел ачышы" номинациясендә Диплом.

- 2004 ел. "Минем Чаллым-2004" шәһәркүләм журналистлар бәйгесендә "Иң яхшы дизайн" номинациясендә Диплом.

- 2005 ел. Республика журналистларының "Бәллүр каләм-2005" бәйгесендә "Туган тел" номинациясендә Диплом.

- 2006 ел. "Минем Чаллым-2006" шәһәркүләм журналистлар бәйгесендә "Халыклар дуслыгы - төп байлыгыбыз" номинациясендә Диплом.

- 2007 ел. "Бәллүр каләм-2007" республикакүләм журналистлар бәйгесендә Бәллүр каләм.

- 2007 ел. Дагомыста узган Бөтенроссия журналистлар фестивалендә Махсус диплом.

- 2008 ел. "Минем Чаллым-2008" шәһәркүләм журналистлар бәйгесендә "Туган тел" номинациясендә Диплом

- 2012 ел. Яр Чаллы шәһәре һәм милли матбуган үсеше хакына куйган тырыш хезмәт өчен Рәхмәт хаты

Фотода: Яр Чаллы шәһәрендәге коллектив. Журналистлар: Валентина Максимова, Пётр Михайлов, Рушания Михайлова, Фәнзилә Солтанова, Гөлфия Шәйхразиева, Ләйлә Харисова, Мария Михайлова... Алда - баш редактор Людмила Белоусова.

- 2014 ел. "Этнографическая мозаика татарского народа" фотоконкурсында "Народно-прикладное искусство" номинациясендә Диплом

- 2015 ел. "Айбагыр - 2015" этнолагеренда керәшен балаларына этник тәрбия бирүләре өчен Рәхмәт хаты

- 2015 ел. "Многоликая Россия 2015" VIII Бөтенроссия ачык журналистлар конкурсында Диплом

- 2018 ел. Газетаның тиражын һәм филиалның керемлелеген арттырган өчен “ТАТМЕДИА” АҖ филиаллары арасында “Ел лидеры” исеме

- 2019 ел. "Многоликая Россия 2019" ХII Бөтенроссия ачык журналистлар конкурсында II дәрәҗә Диплом

- 2020 ел. “Онлайн Питрау” бәйрәмен оештыруда актив катнашкан өчен Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасыннан Рәхмәт хаты.

Фотода - редакциянең бүгенге коллективы. Сулдан уңга: Олеся Дмитриева (корреспондент), Алёна Низамова (редактор), Юлия Губина ( җитәкче-баш редактор), Фирдания Сабирова (дизайнер), Энже Сабирова (офис-менеджер), Милена Новикова (корреспондент), Марина Скворцова (сайт редакторы). 2020 eл. 

Тагын укыгыз:

"ТАТМЕДИА" АҖ генераль директоры Шамил Садыйков "Туганайлар"ны котлады 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев