Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Туганайлар” газетасы “Медиа-Питрау” оештырды – фото, видео

11 июль көнне “ТАТМЕДИА” бинасы янындагы скверда журналистлар һәм казанлылар өчен беренче мәртәбә “Медиа-Питрау” бәйрәме уздырылды. Әлеге чара “Туганайлар” мәдәни-агарту керәшен газетасының – 20, ә “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең 15 еллык юбилейлары уңаеннан оештырылды.

Бәйрәмдә Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең «Тумар» вокал-инструменталь ансамбле һәм керәшеннәрнең җыелма командасында уйнаучы пародия остасы Вадим Шрыков, яшь җырчылар Римма Никитина, Илдар Насыйров, Амелия Феофанова чыгышлары булды. Чараны Дмитрий Баранов алып барды.

Керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбленең “Чабата” дигән дәртле биюләреннән соң, тантанабызны ачу өчен сүз республиканың “ТАТМЕДИА” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимовка бирелде: “Шушы көннәрдә республикабызда яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәре күп үткәрелә. Бу – төрле милләтләрнең үзара тату яшәвен күрсәтә. Һәр милли бәйрәмнең тирән тамырлары бар. Керәшеннәрнең дә бәйрәмнәрендә үз йолалары, гадәтләре чагыла. Ниһаять, керәшен дусларыбыз көтеп алган бәйрәмнәреннән берсен – Питрауны уздырабыз. Бүген ул яңа алымнар табып эшли белгән “Туганайлар” редакциясе хезмәткәрләре тарафыннан яңа форматта, үзенчәлекле итеп оештырылды”.

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков республикабызда яшәүче халыкларның бердәм, тату булуларына басым ясады: “Туганнар, милләттәшләр, татар халкы күпкырлы. Безнең байлыгыбыз нәкъ күпкырлы, күптөрле булуыбызда икәнен онытмаска кирәк, шул үзенчәлегебезне саклап калу – киләчәгебез өчен бик мөһим. “Медиа-Питрау” бәйрәме алдагы елларда да үткәреләчәгенә, традициягә әйләнүенә ышанам”.

“Һәр керәшен җортына “Туганайлар” килсен” дигән девиз белән сүз баш редакторыбыз Юлия Губинага бирелде: “Керәшен матбугатының йөз елдан артык тарихы бар. “Туганайлар” иң зур гомерле газетабыз булуы белән билгеле. Җәйнең иң матур, иң татлы чагында барлык хезмәттәшләребезне җыеп, керәшеннәрнең матур җыр-биюләре, йолалары белән таныштырырга теләдек. Барыгызга да күңелле, имин җәй телим. Бергә булыйк, бердәм булыйк!”

Республика керәшеннәре иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова редакциянең уңышларын билгеләп үтте: “Туганайлар”га терәк булулары, редакциянең һәр идеяләрен күтәреп алганнары өчен “ТАТМЕДИА” җитәкчелегенә бик рәхмәтлемен. “Туганайлар”да талантлы яшьләр булуына да сөенәм, шул ук вакытта өлкән буын да бар. “Медиа-Питрау” кебек чара үткәрелүе – минем өчен зур шатлык. Форсаттан файдаланып, массакүләм мәгълүмат чараларында керәшен эшчәнлеген яктыртуга көч куючы журналистыбыз Фирая Моратовага рәхмәтемне белдерәм. Шулай ук, “Туганайлар”ның смм-специалисты Олеся Дмитриевага төрле чараларда актив хезмәттәшлек күрсәтүе һәм уртак проектларны алып барырга булышуы өчен рәхмәт әйтәм. Алга таба да сокландырырлык итеп эшләргә язсын”.

Җыр-биюләр белән беррәттән, бәйрәмгә килгән кунаклар өчен махсус фотозона эшләде. Питрау сые, түгәрәк уеннар булды. Кунаклар үзләренең тәэсирләре белән дә уртаклашты.

“ТАТМЕДИА”ның PR-директоры Ләйсән Сафина:

– “Туганайлар”ны ихластан 20 еллык юбилее белән тәбрик итәм. Өченче унъеллыкка аяк басасыз. Сезгә тугры укучылар, кызыклы темалар телим. Һәрвакыт актив булыгыз, кирәкле яңалыклар табыгыз. “Туганайлар”ның укучылары күп булсын.

“Ялкын” редакциясенең баш мөхәррире Илназ Фазуллин:

– Питрау минем өчен якын бәйрәм. Балачакта керәшен авылында яшәгәнгә күрә аларның йолалары, гадәтләре белән танышмын. Питрауның “ТАТМЕДИА”да уздырылуы нык сөендерә, һәркем килеп бәйрәмдә катнаша ала. Күпләр өчен көндезге аш вакытында ял итү дә, шул ук вакытта керәшеннәрнең милли биюләре, җырлары белән танышу да булды.

Шагыйрь Фәнил Гыйләҗев:

– Питрау минем өчен моңсу бәйрәм, чөнки ул җәй бетүен искәртә. Юкка гына Питрау җитте – җәй бетте, дип әйтмиләр бит. Җәйне озаккарак сузарга теләр идем.

Атнабыз шундый истәлекле, матур вакыйгадан башланды. Питрау җитте – җәй бетте, дип әйтсәләр дә, бу – күңелсезлеккә бирелүгә сәбәп түгел. Алда газета укучыларыбызны “Туганайлар”ның эчтәлекле язмаларын, кызыклы вакыйгаларын үз эченә алган яңадан-яңа саннары көтә!

Бәйрәм туры эфирда барды. 

Фоторепортаж: Солтан Исхаков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев