Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Туганайлар" газетасы IX Милли һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары форумында катнаша

Форумда Россиянең төрле субъектларыннан 300 артык делегат җыелган.

Бу көннәрдә Казанда IX Милли һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары форумы уза.

Бүген исә, 29 август, Иннополиста Россиянең утыздан артык субъектыннан зур төбәк, өлкә, район һәм махсуслаштырылган массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре катнашындагы пленар утырышы уза. 

Соңгы мәгълүмат буенча, Иннополис залында 300 артык делегат җыелган. "Туганайлар" газетасының баш редакторы - Юлия Губина да алар арасында. 

Делегатларның барысына да "Наш дом Татарстан" журналы өләштеләр. Сүз уңаеннан, анда керәшеннәр турында зур язма - 2022 елның Питрау бәйрәме турында материал урын алган. 

Моннан тыш, Форумның тугызынчы программасына журналист осталыгы буенча семинарлар, кунаклар өчен экскурсияләр, Татарстан Республикасы көне уңаеннан бәйрәм чараларында катнашу һәм башкалар каралган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев