Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Туганайлар" газетасы "Айбагыр"да кунакта ФОТОРЕПОРТАЖ

16 июль көнне айбагырлылар "Туганайлар" газетасының журналистлары белән очрашып, журналист һөнәренең серләре турында сөйләштеләр

Бу көнне "Айбагыр" этносменасына кунакка Казан шәһәреннән "Туганайлар" газетасының баш редактор урынбасары Ирина Муллина, бүлек редакторы Юлия Губина һәм корреспондент Милена Новикова килде. Алар балалар өчен кызыклы конкурслар, кечкенә генә бүләкләр әзерләгәннәр иде. Очрашу “журналист кем ул?» дигән сорау белән башланып китте. Балаларның әлеге сорауга җаваплары тиз генә табылды. Шулай да бу һөнәрне һәм аның җәмгыятьтә мөһим роль уйнаганын күбесе аңлый булып чыкты. Ирина Муллина журналистиканың әһәмияте, аның киләчәге, кеше тормышында мәгълүматның роле турында балалар белән җитди әңгәмә корып алды. 
Смена дәвамында лагерьда "пресс-үзәк" эшләп килде. Монда айбагырчылар лагерь тормышыннан кызыклы мәгълүматлар туплап, үзенчәлекле газеталар чыгарырга тиеш иделәр. 16 июль көнне "Айбагыр"да чыккан газеталарны презентацияләү дә булды. "Туганайлар"га һәрбер отряд үзләре чыгарган газетаны күрсәтте. Презентациядән соң, журналистлар балаларга һөнәрләре белән бәйле биремнәр бирде. Отрядлар кечкенә хәбәрләр язды, газетадан пазл җыйды, урысча һәм татарча текстларның хаталарын тикшереп, редактор ролендә булып карады. Нәтиҗәләр буенча, "SKS" отрядының газетасы 1 урынны яулады. Уеннар буенча шул ук отряд беренчегә, "Утлар", "Уңганнар" отрядлары икенче, өченче урыннарга лаеклы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев