Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Туганайлар" - электрон версиядә

Агымдагы елның апреленнән "Туганайлар" газетасының электрон версиясенә язылу мөмкинлеге туды.

Бу нәрсәне аңлата? Берләштерелгән "Мәгариф", "Гаилә һәм Мәктәп" журналлар порталының "Электронная подписка" бүлегендә теркәлеп (http://magarif-uku.ru/user/), "Туганайлар"ның pdf- версиясен газета чыккан көнне үк ачып укый аласыз.

Моның өчен http://magarif-uku.ru/ user/ сайтында бер тапкыр теркәлергә кирәк. "Электронная подписка" системасына кергәндә һәрвакыт авторизация үтәсе. "Каталог изданий" бүлегеннән "Туганайлар" - подписка на апрель-июнь 2016" позициясен сайларга http:// magarif-uku.ru/subscription/tuganajjlaraprel-iyun-2016/. Аның өчен "Оплатить"ка басып, система күрсәтмәләрен башкарырга кирәк. Сезнең шәхси кабинетыгызда "Мои поступления" бүлегендә айга ике тапкыр газетаның яңа pdf-версиясе пәйда булачак.

"Туганайлар" газетасының электрон версиясенә язылу өстенлекләре:

- газетага Татарстанда, Россиядә һәм чит илдә яшәүче һәрбер кеше языла алачак;

- электрон pdf-версияне компьютердан һәм теләсә кайсы мобиль җайланмаларыннан укырга мөмкин булачак;

- почта бүлекләренә барып, чиратта торып, интегәсе булмаячак;

- газетага электрон язылу өчен Интернеттан бары тик өч баскычны үтәргә кирәк;

- газетаның һәрбер саны типография­ дән басылып чыгып, укучыларга килеп җиткәнче бер атна вакыт үтсә, электрон подписка системасында яңа санны шундук күрә алачаксыз. Шулай итеп, укучыларыбыз газетадагы яңалыклар белән вакытында танышачак.

Замана белән бергә атлагыз - "Туганайлар" газетасының электрон вариантына язылыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев