Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Туганайлар" 15 еллык юбилеен билгеләп үтте ФОТО, ВИДЕО

20 октябрь көнне "Туганайлар"ның 15 еллык юбилее уңаеннан, редакциябез басмабызның беренче көннәреннән эшләгән ветеран журналистларны, газетабызның дусларын, һәрвакыт ярдәм кулы сузучыларны, спонсорларны һәм даими хәбәрчеләребезне бергә җыеп матур кичә оештырды.

Кичәгә килгән кунаклар, газетабызның юбилее белән котлап, җылы сүзләр, яхшы теләкләр әйттеләр. Татарстан Республикасы Президенты Департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча милли сәясәтне тормышка ашыру Идарәсенең баш киңәшчесе Дмитрий Шипков газетабызның Республикада лаеклы урыны барын искәртте. "Туганайлар" - Татарстандагы милли сәясәтне җайга салучы бер рычаг", - диде Дмитрий Валерьевич.

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Әлфия Әдиятова редакциябезнең әйдәп баручы журналистларына Грамоталар тапшырды. "Туганайлар" - республика матбугат чаралары арасында иң үзенчәлеклеләрдән санала. Газета битләрендә басылган материаллары уникаль һәм актуаль. Редакциягә алга таба да уңышлар телим",- дип юбилей белән котлады.

Республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров "Туганайлар" газетасының оешма белән тыгыз элемтәдә яшәвен әйтеп узды. "Керәшен җәмгыяте белән "Туганайлар"ны аерым-аерым күзаллап та булмый. Алга таба да редакция хезмәткәрләренә, яшь журналистларга, бөтен мөмкинлекләрне файдаланып, газетабызны үстерү, киң җәмәгатьчелеккә таныту өлкәсендә зур уңышлар телим" - дип чыгыш ясады Иван Михайлович. Шулай ук, редакциябезнең әйдәп баручы хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Халыклар Дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов ветеран журналистыбыз Мария Мартыновага (Насыйбуллина) Дәүләт Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән кул сәгате бүләк итте.

Юбилеебыз белән котлап, газетабызны иң күп алдыручы районнарның берсе булган Мамадыш төбәгеннән, җирле мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов та чыгыш ясады. Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Керәшеннәрне һәм нагайбәкләрне өйрәнү үзәге җитәкчесе Радик Исхаков бүләк итеп "Татарстанның православ храмнары" дигән бик эчтәлекле китап алып килгән. "Бәрмәнчек" дәүләт ансамбле җитәкчесе Артур Поляков керәшен газетасын чыгару гүзәл затлар җилкәсендә, дип билгеләп узды. Коллективка бетмәс илһам, нык саулык теләде.

Кичәбездә шулай ук керәшен хәрәкәтенең мәртәбәле ветераннары да катнашты. Полина Михайлова "Туганайлар"га багышлап язган шигырен укыды, Мария Семенова матур җыр бүләк итте.

"Туганайлар" Казанга күчү сәбәпле, Чаллыда яшәп калган хезмәттәшләребез белән сөйләшер сүзләребез, уртаклашыр тәҗрибәләребез дә байтак булып чыкты. Әлеккеге коллектив юбилейга багышлап, матур шигырь юллары язган. Без, үз чиратыбызда, "Ыстанок" көенә газетабыз турында җыр башкардык. Кичәбезне җылы, рәхәт итеп Света һәм Евгений Максимовлар алып барды. Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров белән "Кряшен чибяре - 2016" Татьяна Ефремова кунакларга һәм безгә матур җырларын бүләк иттеләр.

Тагын укы:

Татмедиа журналистларыбызның эшен бәяләде

"Туганайлар"ны республика керәшен оешмасыннан башка күз алдына китереп булмый"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

"Туганайлар" 15 еллык юбилеен билгеләп үтте ФОТО, ВИДЕО

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев