Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Туганайлар»ны укучылар кыйммәтле бүләкләр отты (розыгрыш нәтиҗәләре)

Розыгрыш газетаның ВКонтактедагы төркемендә туры эфирда узды.

29 декабрь "Туганайлар" газетасы редакциясе туры эфирда газетага киләсе елга язылучылар арасында кыйммәтле бүләкләр уйнатып, җиңүчеләрне билгеләде. 

Розыгрыш газетаның ВКонтактедагы төркемендә туры эфирда узды. Аны газетаның баш редакторы Юлия Губина алып барды. 

Бәйге 11 декабрьдә игълан ителде һәм 28 декабрьгә кадәр барды. Шушы арада редакциягә Татарстанның төрле районнарыннан барлыгы 83 язылу квитанциясе килеп иреште. 

Розыгрыш нәтиҗәләре түбәндәге булды. 

  • Тостер Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылында торучы И.Плотниковага эләкте. 
  • Икенче бүләк – чәйнек Биектауга, Н.Тимофеевага китте. 
  • Миксерны исә Кукмараның Село-Чура авылыннан В.Тазова отты.
  • Кофемолка Мамадыш районының Никифорово авылында торучы П.Кириловка эләкте.
  • Пыяла табаны Г.Григорьева отты, ул, шулай ук, Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылыннан. 
  • Чәй пары да  Балык Бистәсе районының Иванай авылына – А.Токрановага эләкте. 
  • Ә инде безнең дусларыбыз – ADONIS студиясе һәм "Тарих" заманча керәшен киеме брендыннан махсус бүләк – эксклюзив толстовка Алабуга шәһәреннән Светлана Малаховага эләкте.

Акциядә катнашкан барлык карендәшләребезгә дә рәхмәт әйтәбез. Алга таба да язылучылар арасында розыгрыш оештырырбыз. Безнең яңалыкларны сайтыбыздан, соцчелтәрләрдә һәм газетабыздан карап барыгыз. 
Бүләк отучылар редакция белән элемтәгә чыксын! 

Һәр керәшен җортына “Туганайлар” килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев