Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Туганайлар» редакциясе хезмәткәрләре Кырбаш авылында

Бүген без, «Туганайлар» газетасы хезмәткәрләре Фрида Вәлитова һәм Алина Кондратьева Саба районының бердәнбер керәшен авылы — Кырбашны һәм анда яшәүче халыкны күреп кайтырга булдык.

Кырбаш авылына табигатьнең бар матурлыгы сыйган. Сузылып яткан болыннары, кырлары, якында ук урманы, тирән елгалары, челтерәп аккан чишмәләре, авыл читеннән узучы тимер юлы белән дә дан тота ул. Кырбашка килеп керүгә инде ялгыз калып моңаеп утырган иске йортлар арасында шактый гына яңа гына җиткезгән олы, төзек йортлар булуы күңелне сөендерде. Димәк, авыл бетмәгән, яши. Авыл уртасында ремонт ясалган мәдәният учагы — клуб та бар. Авылда бары тик бер урам. Кырбаш Шәмәрдән авыл җирлегенә керә.

Мәктәбе дә, балалар бакчасы да, фельдшер-акушерлык пункты да бары тик ике километр ераклыкта урнашкан Шәмәрдән авылында гына.

Безне клуб җитәкчесе Надежда Черненко һәм авылның йөзек кашы, 5 ел элек оештырылган «Нардуган» ансамбле каршы алды. Алар үз авылларының җыру-биюләрен күрсәттеләр, соңрак авылның уңган-булган кешеләре хакында сөйләшүне дәвам иттек. Авылның көнкүреше, бүгенге проблемалары, башкарылган эшләре турында авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиевтан сораштык. Авылда нибары 50 хуҗалык, кешеләренең тырыш, бердәм булуларын, яшәү шартлары булдырылган икәнлеген искәртеп узды ул.


Кырбаш авылына сәяхәтебез хакында тулырак газетабызның 25 апрель санында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев