Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Туганайлар» кызлары көзге моңсу кичләрен ничек үткәрә?

Көзнең караңгы, моңсу чагына кереп барабыз. Шулай да, һәр ел фасылының ямен таба белергә кирәк.

Коллегаларым арасында сораштыру уздырырга булдым. Аларның көзге салкын кичләрне ничек уздыруы, ничек күңелләрен күтәрүләре турында сорадым. Һәм менә нәрсә килеп чыкты.

Юлия Губина, баш редактор:

Көзне яратмыйм дип әйтә алмыйм. Бигрәк тә сентябрь азагы, октябрь башы ошый. Чөнки, бар дөнья матур алтын-сары төскә кергән була, сулар һава иркенәя, күкләр тагын да биегәя, елга-күлләрдәге сулар тирәнәя. Яңгырлар ешаеп, яфраклар коела башлагач та, ямь табарга тырышам, чөнки бик тиздән дөнья яңадан туачак: агачлар, кыр-болыннар яшәрер, чәчәкләр хуш ис таратыр...

Әлбәттә, һава торышына карап киенеп, туңмыйча, чирләмичә, һәрбер мизгелне яратып, кабул итеп йөрергә кирәк. Болар барысы да бер вакыт кына!..

Көз айларында мин бигрәк тә сәламәтлеккә игътибар итәм. Иртәләрне йога һәм хуш исле кофе (сөтле яки лимонлы) белән башларга яратам. Эштән соң кичләрне тәмле итеп, җылы һәм якты өйдә уздырам.

Фирая Моратова, редактор:

Агач ботакларындагы соңгы яфракларны үзенең утлы салкын кочагында бөтерүче көзнең җилләп, давыллап яңгыр яуган бер кичендә урамнан тын гына атлауга ни җитә?! Бигрәк тә янәшәңдә: “Урамда этле җан да юк. Мондый яңгыр астында син җүләргә ияреп, акыллы башым белән нишләп йөрим инде?! Өстә яңгыр үтмәгән бер җеп кисәге дә калмады”, – дип сукрана-сукрана атлаучы кеше дә булса... Алтын көзләрнең дә кеше күңеле шикелле әнә шундый давыллап, күз яшьләре белән елап, сыктап алган мизгелләре була... Өзгәләнгән җаннарга аваздаш мизгелләр...

Фрида Вәлитова, корреспондент:

Күп кеше көзге яңгырлы көннәрне яратмый. Ә миңа андый көннәр дә ошый.

Көзге яңгырны яратуымның сәбәбе берничә. Яңгыр яуганда тузан юк, сулыш алу җиңелрәк, гомумән, яңгыр исе искиткеч тәмле! Мондый көнне машинада йөреп, тәрәзәдән карап уйланырга яратам. Утырасың да, яңгырга карыйсың, җылы, уңайлы, тәрәзәгә тамчы чиртә. Шулчак күңелдә шигырьләр туа, илһам килә.

Шулай ук, парк, я булмаса, урманга барырга була. Бер кая ашыкмыйча, яфракларга карап йөрисең! Нинди генә төскә керми алар! Өсләрендә яңгыр тамчылары. Аларга карап күз яшьләре искә төшә... Шатлыктан тамганнары, кайгыдан акканнары...

Яңгыр көчәя. Барысы да йөгерә, ә син тыныч кына йөрисең. Яныңда шундый ук акрын ритмда атлаучы кеше белән очрашсаң бик күңелле, бер-береңә карап, ирексездән, елмаясың.

Тагын яңгырлы көнне мунча керергә яратам. Урамда салкынча. Шыбырдап яңгыр яуган тавыш ишетелә. Ә син кызу мунчада, рәхәтләнеп чабынасың, юынасың...
Яңгырлы көнне өйдә генә торырга уйласам, ниндидер, бер дә пешереп карамаган яңа төр ризык пешерәм. Эзләнәм, рецептлар табам...

Яратам мин барын да,
Яңгырын да, карын да,
Җәен, көзен, кышын да,
Ташу аккан язын да....

Ландыш Гобәйдуллина, корреспондент:

Ирексездән, Әлфирә Низамованың шигъри юллары искә төште:

Мин бәхетсез, дия күрмә берүк,
Үпкәләмә, зинһар, тормышка.
Бу дөньяга тууларың белән
Рәхмәтле бул тәкъдир-язмышка.

Вакыт – беркайчан да җитми торган сәер субстанция. Җил исү, яңгыр яву, табигать фасыллары алышыну кебек күренешләр безнең теләкләргә берничек бәйләнмәгән кебек, вакыт та шулай. Табигатькә ничек каршы барасың?.. Шуңа күрә ни генә эшләсәң дә, тормышның һәр мизгеленнән тәм табып, вак кына әйберләргә дә сөенеп яши белергә кирәк. Моның өчен буш вакытны көтеп утыру мәгънәсез. Тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп, якыннарың белән тәмләп чәй дә эчеп җибәрсәң, дөньяда иң бәхетле кеше буласың.

Эльмира Шайхеева, офис-менеджер:

Дөресен генә әйткәндә, уңай климатлы hәм бай табигатьле регионда яшәвебезгә шатмын. Кышын да, язын да, җәен дә, көзен дә яратам.

Ә көзге моңсу кичләрен гаиләм белән кино карарга җыелабыз. Гадәттә, комедия була инде ул. Фильм караганда сыйланып утырыр өчен берәр төрле тәм-том пешерәм, я булмаса, мороженое алып ашыйбыз. Балаларның уйнап, көлешкәннәрен күзәтеп утыру да күңелле. Ялларда батутларда сикерергә яки уен үзәкләренә барабыз. Гомумән, бездә беркайчан да күңелсез түгел, өй тулы кеше – туганнар, якыннар була.

Олеся Дмитриева, SMM-белгеч:

Минем өчен көз, кыш айлары – ул яңарыш чоры. Җәйләрен бик җиңел, “на лайте” үткәрәп, күп эшләр калып тора. Ә көзгә кергәч, вакытны продуктив үткәрәм.

Әле спортзалга абонемент алдым, шунда йөрим. Видеолар төшерәм, монтажлыйм, эш күп! Шуңа миңа бер дә моңсу түгел.

Алсу Мансурова, сайт редакторы:

Ә мин исә, бу язманың авторы, көзне быел гына яратырга өйрәндем. Чөнки мәктәптә, университетта укыганда, сентябрь җитүе минем өчен караңгыдан торып, өйдән чыгып китү һәм караңгыда арып-талып кайтып керү, дигәнне аңлата иде. Өстәвенә, май аена, җәйләргә дә бик ерак...

Хәзер мин укучы да, студент та түгел – үз көемне үзем көйлим, күңелемне күрә беләм, һәрбер нәрсәдә матурлык, яктылык табарга өйрәнәм. Өшетә торган моңсу кичләрдә пыяла чәйнегемә авылдан җыеп килгән үләннәрне салам да, хуш исле чәй әзерлим. Аннан соң, ваниль исендәге шәм кабызам, җәй матурлыгын хәтерләткән чәчәк торган кухня өстәле артына барып утырам һәм озак итеп чәемне эчәм. Бераздан илһам да килеп җитә. Аннан тузанланырга өлгермәгән синтезаторымны тартып чыгарам һәм онытылып, барлык яраткан җырларымны җырлап чыгам.

Әйе, мондый кичләр миндә еш булмый. Гадәттә, көннәремне иртәдән-кичкә кадәр планнар белән тутырам. Ә инде йомшак ятагыма барып ятканда, тән дә, баш та арган булып, “ниһаять, йокы” дигән фикердән әлҗерәп, йокыга талам...

 

Менә шундый кәефләр белән яшәп ята безнең редакция. Сезгә, кадерле укучыларыбыз, көзге моңсу кичләрегезне җылы итеп һәм тормышның һәрбер мизгеленнән ямь табып үткәрергә телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев