Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Туганайлар» газетасына 20 ел тулу уңаеннан кичә узачак

Кичәдә йөз еллык тарихы булган керәшен матбугатына экскурс, редакциянең «йөзләре», этнокультура йолдызларының чыгышы көтелә.

24 октябрьдә Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә (Худяков урамы,11) "Туганайларга - 20 ел" дип исемләнгән кичә була. Ул "Туганайлар" газетасы һәм Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белән берлектә оештырыла.

Кичәнең программасында керәшен матбугатының 100 еллык тарихына экскурс, “Туганайлар” газетасына нигез салучылар һәм аның бүгенге хезмәткәрләре, газетадагы язмаларның геройлары белән танышу, керәшен иҗтимагый оешмасының активистлары һәм ветераннары белән аралашу, этнокультура йолдызлары – җырчылар Георгий Ибушев, Татьяна Ефремова, Эдуард Данилов, артист Олег Фазылҗанов, керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле, “Тумар” вокаль-инструменталь ансамбле, “Урагай” халык фольклор ансамбле һәм башкалар чыгышы көтелә.

Шулай ук, мәдәни үзәк холлында махсус күргәзмә һәм фотозона оештырыла. 

Сезне бәйрәм кичәсендә көтеп калабыз. Башлана 18.00 сәгатьтә. Керү бушлай, яшь чикләве – 0+.

Реклама АО "ТАТМЕДИА"

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев