Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Туган тел түгел, үз телем

Мамадыштан Лидия Пасыеваның балачак хатирәсе

Мин бәләкәй чагында безнең әбиләрнең Владимирдагы өендә дә зур түбәле урыс капка иде. Тышкы яктан тимер түгәрәккә бассаң, эчтән келәсе ачыла да ишегалдына үтәсең.
Кыш көне чана шуарга чыгып киттем шулай. Әбиләр янында гына тау. Шуганны, шумаганымны хәтерләмим, ә менә капканың басыла торган тимер түгәрәгенә чанага басып, телемне ябыштырганны бик әйбәт хәтерлим. Нәрсә уйлап ялап карадым икән мин аны? Ябышып калды инде телем. Тартам-тартам, купмый. Кычкырып карыйм - беренчедән, бар көчкә кычкырып булмый, икенчедән, ишетүче юк. Тартып алдым әйбәтләп, бар көчне җыеп, тел белән ябышып торып булмый бит инде. Итләре капка келәсендә калды, ярты телем шунда калды кебек тоелды миңа. (Ит ябышкан тимер түгәрәк бүген дә ап-ачык күз алдымда) Үкереп елап кергәндә әти дә чыкты каршыга, ләкин соң иде инде. Авыз ябылмый, тел чыккан, канап тора, көзгегә карарга куркыныч. Әни өйдә юк, әби юата: “Кызым, кызым, хәзер бетә, менә сөт җылытып бирәм, хәзер бетә”, -ди. “Хәзер бетә, хәзер бетә”, - дигәнне миллион кабатлагандыр. Җылы сөт эчәм – бетми, тагын эчәм - һаман бетми, гел авыртып, әрнеп тора, елата. Сөт эчеп, шартлар дәрәҗәгә җиттем инде, авыртыпмы авырта, ә әби сораган саен сөт җылытып бирә.

Ә капка келәсен әти юып керде, әйткәнемчә, әни өйдә түгел, ә әбинең арасы юк, мине көйли. Хәтерлим, бик озак төзәлде ул, һәрхәлдә минем шулай истә калган. Усалига балалар бакчасына төшкәч, бөтен кеше авызымны ачтырып, телемне карый. Онытылып уйнаганда да иптәшләрем: “Телеңне күрсәт әле!” – дип бүлдерәләр иде. Ә мин күрсәтәм, тел күрсәтү авырмыни?!

Тел ябыштыра торган салкыннар быел да килеп җитте. Бала вакытта сезнең дә минем төсле тел ябыштырып караганыгыз бармы ул?
(Рәсемдә телсез калдыра язган капка.)

ЛИДИЯ ПАСЫЕВА,
Усали урта мәктәбе укытучысы.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев