Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Туган авылы өчен янып яши

Авыл яшәсен өчен, ниндидер яңалык булдыру, аны күркәм итү өчен янып йөрүчеләр шактый Урта Баграж авылында. Федора Краснова - шундый шәхесләрнең берсе

Авылны саклап калу, аның элекке данын югалтмау өчен  җан атып йөри ул.  Тәвәккәллеге, тырышлыгы, максатчан булуы аркасында авылда ниятләгән һәр эштә оештырып,  авылдашларын да үзе артыннан ияртә.

Федора Николаевна озак еллар банк системасында эшләде.  Финанс өлкәсендә эшләүче кешеләр саннар белән эш итә, шуңа да алар игътибарлы, җаваплы булырга өйрәнгән, законнарны да яхшы белә.  Тормыш тәҗрибәсе дә җитәрлек. Лаеклы ялга чыккач, төпләнеп калырга туган авылына кайтты ул. Хуш,  моңа кадәр дә һәр ялда авылыннан аерылмый иде.

      -Авылда уза торган бер генә  чара да Федора Николаевнадан башка узмый, дисәк тә була. Зиратта узучы өмәләрдә ир-егетләргә үз киңәшләрен биреп, оештырып йөри. Узган ел  авылда сугыш ветераннарына мемориаль такта, часовник кую да  аның өлеше бик зур булды. Сугышта катнашучы авылдашларның фотоларыннан альбом да җыйды. Ул мәдәният хезмәткәрләренә дә кулыннан килгәнчә булышырга тырыша. Авыл халкы аны хөрмәт итә һәм бик тә рәхмәтле, -ди Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев.

Федора ханым замана белән бергә атларга тырыша, һәр нәрсәдән хәбәрдар ул, уңай эшләргә сөенә, җитешсезлекләргә ихластан көенә. Халык җыеннаынрда авыл өчен мөһим мәсьәләләрне дә күтәрә белә. Үзенең туры сүзле, киләчәккә карап фикер йөртә, халык белән уртак тел таба белүе нәтиҗәсендә ихтирамга лаек кеше ул. Гомумән, Федора ханым  һәркем белән уртак тел таба.  Ул барлык күршеләре белән яхшы дустанә мөнәсәбәттә яши, һәрвакытта да көченнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Үзенә мөрәҗәгать итүчеләргә җиксенмичә ярдәмгә ашыга. Җәен бакчасында яшелчә-җимешен үстерә, гөл-чәчәкләр үстерергә дә бик ярата. Ишегалдын тутырып кош-корт асрый. Шушы мәшәкатьләре арасына кул эшләре белән  утырырга да вакыт таба ул.  Чигәргә ярата, йон эрләп бияләй-оекбашлар бәйли.

 

Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев