Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мисырда күргәннәр: түбәсез йортлар, канализациясез шәһәр

Тәрәзәгә карыйм да, гаҗәпләнәм! Әле кичә генә 10нчы этажда урнашкан эш урынымнан ап-ак карга түгел, ә зур балкон тәрәзәсеннән кошлар сайравын тыңлап, кыздырган кояшка карап яткан идем бит. Юк, 3 ай элек узып киткән җәйне искә төшерүем түгел, чыннан да, мин кичә генә Африкадан, дөресрәге, Мисырдан кайттым.

Көз җитү белән, ноябрь ахырында буласы ялларымны планлаштыра башладым. Кая барып, нәрсәләр генә эшләп кайтырга икән? Узган елда Төркияне күреп кайттым, әмма быел ноябрь ахырында анда барырга инде соң, чөнки салкынчарак була. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә әйбәтләп ял итеп кайтыр өчен, Ходай сакласын, ялганчы кеше сүзе белән әйткәндә, берәр органны сатырга кирәктер ул.

Озак уйламыйча, Мисырга путевка карый башладым. 10 көн, ашау, эчу, яшәү – бер сүз белән әйткәндә, бөтенесе дә кергән путевкага елы буе җыелган акча менә дигән итеп кереп утыра. Шулай итеп, күрше континетка, Африкага юл тоттым!

6 сәгать очкач, самолетыбыз Хургадада урнашкан кечерәк аэропортка төшеп утырды. Мин яшисе отель дә шушы ук шәһәрдә, аэропоттан 15 минут кына барырга кирәк булды. Автобустан төшкәч үк, бөтен чемоданнарны калдырып, Кызыл диңгезгә чаптым. Андагы күз явын алырлык су асты дөньясына сокланганнан соң, шәһәргә чыгып киттем. Менә монда маҗаралар башланды инде.

Ясалма рәвештә чүл кисәгеннән төзелгән Хургада шәһәре барлыкка килгәнгә инде 39 ел, әмма монда газ да, су да, канализация дә кертелмәгән. Суны Нил елгасыннан алалар, газ урнына – электр плитәләре, кояш батареяләре, ә канализация өчен кечкенә генә базлар. Махсус машина килеп, кеше яшәеше калдыкларын суырта һәм шулар шәһәрдә үсеп утырган яшеллеккә сибелә. Менә сиңа мә. Андагы агачлар, чәчәкләр ком өстендә нәкъ менә шуның аркасында гына үсә икән.

Шәһәр тулысынча Кызыл диңгез ярында урнашкан, әмма монда яшәүчеләр өчен түләүсез пляжлар юк. Дөресен генә әйткәндә, алар өчен ул диңгез безнең өчен күрше авылдагы плотина кебек кенә. Ашарларына азык булмаганда беркем дә диңгез турында уйлап утырмый инде.

Монда синең машинаң һәм торыр урының булса, син шунда ук “бай” статусы аласың. Ә инде шәһәрнең яңа өлешендә яшәсәң – олигарх буласың. Тагын бер кызыклы факт: шәһәрнең нәкъ менә шул иске өлешендә урнашкан күп кенә йортларның түбәләре юк, чөнки түбәсез йортлар өчен налог түләргә кирәкми. Анда яшәүче кешеләр йолдызларны яттан белә, ди.

Дәвамы бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев