Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама керәшеннәре күптән көткән шатлыклы вакыйга

Иртәгә карендәшләребез Түбән Кама шәһәренә җыелачак.

6 декабрьдә Түбән Кама шәһәре керәшеннәренең хәзергә әле бердәнбер булган Рождество Христова чиркәвен аруландырачаклар. Бәйрәм келәвен Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл үзе алып барачак. Служба иртәнге сәгать 9да башлана.

Соңыннан кунакларны Вадим Захаров, "Ямьле" төркеме, Игнат Изотов һәм башка танылган артистлар чыгышы көтә. 

2019 елның июлендә нигез салынган бу керәшен чиркәвенең биеклеге – 27 метр, ул 350-400 кешегә исәпләнгән. Аның ишек-тәрәзәләре куелып, идәннәре җылытылган һәм инде биеклеге 10 метрлап булган иконастас та урнаштырылган. Үзәктә – Иисус Христос тәресе һәм, шулай ук, уннарча изгеләрнең төсләре. Рождество Христова чиркәве Түбән Камадагы бердәнбер керәшен храмы булмаячак. Олы юлдан шәһәргә кергәндә уң якта – Чәбия (үз нигезен ак кала төзелешенә биреп, җир йөзеннән юкка чыккан авыл) зираты янәшәсендә Изге Спиридон Тримифунтский чиркәве салыначак. Шушы көннәрдә ул яңа храм төзеләчәк урындагы качны аруландыру тантанасы оештырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев