Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Чыршылы авылыннан Вера Карпова (Тимашева) шигырьләре

Вера Демьяновна 1962 нче елның 11 нче декабрендә Тимашев Демьян һәм Фёкла гаиләсендә 6 нчы бала булып дөньяга килгән.

Башлангыч белемне туган авылында алган. 5 нче класстан 8 нче класска кадәр Югары Чыршылы авылына йөреп укый. 8 нче классны тәмамлагач, Сарманда СПТУ да укып, штукатур – маляр һөнәрен үзләштерә. 1984 нче елда Сарман районы Нарат Асты авылына килен булып төшә. Хәзерге көндә шул авылда гомер итә. Вера Демьяновна бик шигъри җанлы.

«2017 нче елда, авылымның 255 еллыгы уңаеннан, кулыма каләм алып, туган авылыма атап шигырь яздым. Бүгенге көндә дә төрле темаларны яктыртып шигырьләр язам. Шигырьләрне таң атканда, күңелемә илһам килгәндә язам. Шулай ук бәетләр дә иҗат итәм. Җырларга бик яратам. Бигрәк тә үзебезнең керәшен җырлары күңелемә якын»,– дип сөйли Вера Демьяновна.

Түбән Чыршылы

Минем туган авылымның
Исемнәре Чыршылы,
Урманы да бар иде бит
Наратлы да, чыршылы.
Анда бар матур болыннар
Кырлар һәм тугайлар,
Шул тугайда сайрап тора
Матур итеп тургайлар.
Чыршылыга барам дисәм
Юлларым анда илтми,
Кайларда гына булсам да
Чыршылым истән китми.
Чыршылының тау битләре
Һаман да яшел чирәм,
Бик сагынган чакларымда
Авылыма кайтып киләм.
Мин үскән чагында
Кешеләре күп иде,
Хәзер барсам исем китә
Кайберләре юк инде.
Авылым зур булса да
Өйләре аның сирәк,
Туып үскән йортыбызга
Ешрак кайтырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев