Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Биш авылы клубында иртән дә, кичен дә халык кайнаша

Зәй районының Түбән Биш авылы клубында мәдәният чаралары үткәрү белән генә чикләнмиләр, ә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итү өчен авылның игелекле хатын-кызлары маскировка челтәрләре үрергә җыела.

Бер ай ярым эчендә 24 челтәр үрергә өлгергәннәр. Баштарак кечерәк размердагы челтәрләрне үрсәләр, хәзер 3×6 размерындагы челтәрләрне үрергә алынганнар.

— Түбән Биштә маскировка челтәрләре үрү эшен оештыруны күптәннән уйлап йөрсәк тә, авылыбыздан махсус хәрби операциядән ялга кайткан хәрбиләр, гуманитар ярдәм илткән егетләребез белән сөйләшкәч, бу эшкә алынырга кирәк дип ныклы карарга килдек. Алар безгә хәрби зонада маскировка челтәрләренең гомерләрне саклап калуы, аларга зур ихтыяҗ булуы турында әйттеләр. Авылдан хатын-кызлар белән берләшеп, гыйнвар ахырында челтәр үрү эшен башлап җибәрдек. Эш ике сменада оештырылды. Челтәр үрергә йөри алмаучы авылдашларыбыз башкача ярдәм итә, егетләребез өчен күчтәнәчләр китерә. Безнең авыл халкы бик актив бу яктан, — ди мәдәният йорты җитәкчесе Наталья Вәлиәхмәтова.

Челтәрләр үрү өчен корылмаларны Расих Шиһабетдинов, Николай Кузнецов, Илгиз Әүхәдиев ясаганнар. Челтәр үрергә Зәйдән волонтерлар килеп өйрәткән.

— Зәйдә әлеге эшне оештыручы Елена Хисаметдинова, волонтерлар изге, бик тә мөһим булган эшкә күпме авыл халкын тарттылар. Алардан җылылык, яктылык бөркелеп тора, — ди челтәр үрүче апалар.

Челтәр үрергә көн дә 15ләп кеше йөри. Иртән дә, кич тә киләләр. Хәзер зуррак размердагы челтәрләрне үрергә алынырга да әзерләр. Моның өчен корылмалары әзер. Әзер челтәрләрне догалар укып, эченә солдатларга күчтәнәчләр салып төрәләр.

— Махсус хәрби операция барганда, егетләребез яу кырында булганда, өйдә кул кушырып утырып булмый. Һәрберебезнең теләге бер — егетләребез исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтсыннар! — ди Клара Кузнецова.

Челтәр үрергә алар бер гаиләдән өчәү йөриләр: бертуганы Роза апа Нужная, киленнәре Александра Фролова да һәр көн челтәр үрергә килә.

— Көнебез клубта челтәр үреп уза, бик теләп киләбез монда. Безнең үзебезнең Баграж җирлегеннән дә бик күп егетләрне мобилизация буенча алдылар. Без аларга терәк булырга һәм ярдәм итәргә тиеш, — ди Александра апа.

Вера апа Максимова егетләребез җиңү яулап кайтканчы үрәчәкбез челтәрләрне, ди.

Челтәр үрүче апалар арасында улы махсус хәрби операциядә катнашучы Роза апа Хәбибуллина да бар. «Эх, кызлар, һәркайсы өчен борчылабыз, аларның безгә һәркайсы кадерле», — диде күзләрен яшь пәрдәсе каплаган ана.

Клара Ермолаева, Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев