Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тәртипле, мөстәкыйль итеп тәрбияли

“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” сәхифәсендә – “Алтынчәч” балалар бакчасы тәрбиячесе Галина Шәйдуллина

Һәрбер сабый өчен бакча  икенче өйгә әйләнә. Чөнки биредә алар көннең күбрәк өлешен үткәрә. Ә тәрбияче апалары аларга үзләренең игътибарын һәм мәхәббәтен бүләк итә.

  • Галина Валентиновна безнең тәрбияче булу – безнең өчен зур бәхет, чөнки хезмәтенә барлык белемнәрен биреп, чын күңеле белән эшли ул, - ди әти-әниләр әлеге педагог турында.

Ул тәрбия процессын  баланың гаиләдә, коллективтагы көндәлек тормышындагы барлык вак-төякләрне исәпкә алып оештыра белә. Аның җитәкчелегендә балалар һәм ата-аналарның талантлары ачыла, шуңа күрә барысы да тартыла аңа.

Бакчада һәрвакыт җылы, уңайлы мохит хөкем сөрә, тәрбияче балаларын тәртипле, миһербанлы, мәрхәмәтле итеп тәрбияләргә тырыша.

Баланың психологиясен белү, һөнәри өлкәдә даими үсештә булу теләге кебек сыйфатлар тәрбияче һөнәрендә алыштыргысыз. Галина Валентиновна бик кызыклы шөгыльләр  үткәрә, балаларны төрле эшчәнлек төрләре белән кызыксындырырга тырыша. Балалар бик теләп үз кул эшләрен күрсәтәләр, нәрсәгә өйрәнүләре турында сөйлиләр. Алар әйләнә-тирә дөньяны, дуслык, иҗат шатлыгын, мөстәкыйль эшчәнлекнең рәхәтен тоеп яшиләр.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев