Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Тройсынны яфрак бәйрәме, җәйне каршылау дип тә йөртәләр”

12 июньдә православие динендә булганнар Тройсын бәйрәмен билгеләп узды. Ул Олы көн үткәч (Пасха), 50 көннән соң билгеләп узыла

12 июньдә православие динендә булганнар Тройсын бәйрәмен билгеләп узды. Ул Олы көн үткәч (Пасха), 50 көннән соң билгеләп узыла. Тройсынның халыкта төрле атамасы бар: Троица, Яфрак (Җапрак) бәйрәме, Каен бәйрәме, Җәйне каршылау дип тә йөртәләр. Чөнки ул агачларның яшеллеккә төренгән вакытына туры килә. Керәшен авылларының күпчелегендә бу бәйрәм бүген дә зурлап үткәрелә, йолалар саклана.

— 11 июньдә Ата-аналар көне булды. Ул көнне чиркәүгә кереп, шәмнәр куялар. Зиратка барып, мәңгелеккә күчкән әти-әниләрне искә алалар. Аннары Тройсын билгеләп узыла, — дип сөйли алып баручы, им-томчы Аграфена Васильева. — Тройсын — Ата, Ул һәм Святый Тынның (Изге Тын) 12 Апостолга иңгән көне. Шул көннән башлап, Апостолларга алдан күрә белүчәнлек иңә. Алар христиан динен халыкка тарата башлый. Тройсын көненә кадәр агач ботакларын сындырырга, җирдән үлән йолкырга, су коенырга ярамаган. Бу — халыкның су, җир, гомумән, табигатьнең тынычлыгын саклавы белән аңлатыла. Бәйрәм алдыннан йорт-җир тәртипкә китерелә, өйләр тулысынча җыештырыла. Тройсын көнне яшьләр урманга бара, аннан каен яки өрәңге ботаклары алып кайтып, аны капкаларга, тәрәзә йөзлекләренә куялар, изге теләкләр телиләр. Бәйрәмгә төрле ризык әзерләнә. Аларга яшел тәмләткечләр дә мулдан кушыла. Кунакка йөрешүләр күп була. Аннары Тройсынны табигатьтә дәвам итәләр. Җир-ананы сыйлау йоласы да бар. Пирог кисәге, пешкән йомыркаларны бәрәңге бакчасына яки кырга алып чыгып куялар. Бу — Җиргә хөрмәт, аны олылау булып бара.

Лилия ЙОСЫПОВА, Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев