Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Төркия Россия туристларын кайчан кабул итәчәк?

1 июньнән Төркиядә туристлык сезонын ачарга планлаштыралар. Әлбәттә, ковид белән авыручылар санын киметкәннән соң

21 апрельдә әлеге җылы илдә коронавирус йоктыручыларның 62 мең яңа очрагын ачыклаган булганнар. 4 майда бу күрсәткеч 29 меңгә төшкән. Турситлык сезоны да вирус йоктыручылар саны көненә 5 меңгә төшкил иткән очракта ачылачак икән.

Узган ел пандемия нәтиҗәсендә Төркия хөкүмәте куркынычсыз туризм  программасын гамәлгә ашыра башлады. Аның кысаларында, кунакханәләрдә, рестораннарда, музейларда һ.б. туристик объектларда санитар нормалар тикшерелеп тора.

Билгеле булганча, Төркиянең эчке тулаем продуктының 12 проценты туризмнан керә. 2019 елда Төркия туристлардан 35 млрд доллар акча эшләгән. 2020 елда 12,5 млрд доллар. Быел бу сумма 23 млрд сум булыр дип планлаштырыла.

12 майда Төркиянең чит илләр буенча министры Мәүлет Чавушоглы һәм сәламәтлек министры Фәхретдин Кодҗа Мәскәүгә килергә планлаштыра. Алар ике ил арасында авиаэлемтәләрне яңарту хакында сөйләшергә ниятли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев