Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Тәре алъяпкычы бизәкләре" - Елена Бачкова

Конкурсның чираттагы катнашучысы

Мин үскән нигездә - Мамадыш районы Албай авылында, йортыбыз урамга буе белән салынган сәбәпле, алгы якта да, пристинкедә дә тәребез көнбатыш якта иде. Әнием Матрёна аны иң матур чигешле тәре алъяпкычлары белән киендерә иде. Аларны олы бәйрәмгә юып, үтүкләп, гел яңартып тордык. Башта иң олы түти - Ольга чиккән тәре алдын элә идек, аннан сеңлем Клара яңа чигешләр белән киендереп куйды. Соңрак кечкенә дәдәйнең хатыны - Люба килен чиккән алъяпкыч эленде. Ә эчтә, әти ясаган матур кәрнизле, ишекле капкач эчендә киштәдә тәреләр, изге су һәм шәмдәлдә шәмнәр тора иде.

Һәрбер җиткән кыз килен булып төшкәндә беренче эш итеп тәре алды чигә иде. Мин үзем чигәчәк пәрдәм өчен башта җете матур 3 төрле төстәге йон яулыклар сатып алдым. Шуларны сүтеп, үземә ошаган бизәк – чәчәк ясадым да, сессияләр тәмамлангач, кышкы каникул чорында чиктем. Әнием кул эшенә гаҗәеп оста, төгәл кеше иде. Чигешләрнең тигез булуына нык игътибар итәргә кушып өйрәтте ул. Кояшка куеп караганда нур үтеп кермәсен, чәчәк кенә күренсен, дия иде. Бер елга якын вакытны алды чигүем. Кемгә буласын тәгаен белеп, бар җылымны, осталыгымны, сабырлыгымны куеп чиктем.

Тәре алдым әби-бабайлар салган йортта 5 елдан артык эленеп торды. Аннары ирем, туганнарыбыз белән берлектә яңа биек нарат йорт җиткереп кердек. Ул чорда тәре алдын кибеттә сатыла торган асылмалы матур чәчкәләр белән бизәү модага кереп китте. Тик кибет чәчәге озак тора алмады. Кояшта тиз уңдылар алар. Чигешле бизәкле пәрдәләребез кабат яңарды. Чиккән тәре алъяпкычым – бер урында гына тормый, районга, башкалабызга төрле чараларга барганда, керәшен йортын бизәү өчен дә хәзергәчә максатчан кулланыла. Минем өчен бик кадерле ядькәр ул!

Узган ел Җөри Питрау бәйрәмендә, чак кына тәре алдыннан колак какмый калдык. Бәйрәм мәйданындагы махсус йортларны каршы көнне киендереп кайтып киттек. Икенче көнгә тәре алдының урта өлешен салдырып алганнар иде. Шунысы кызык, качлы өлешләре – өсте һәм асты эленеп тора, ә уртасыннан җилләр искән.

 Эзләмәгән бер җир калмады, сумкалар кат-кат актарылды, хәтта башка районнарның керәшен йортларын да тикшереп, сорап чыктык, тик минекедәй тәре алды күренмәде.

Вакыт төнге 12гә авышканда кабат үз керәшен йортыбызга кайтсак, тәре алъяпкычның урта өлешен тәрәзә пәрдәсе артынарак, ләкин күренеп торырдай итеп, элеп киткәннәр. Без сәхнәдә чыгыш ясаган вакытта китереп элгәннәр инде аны, күрәсең, намусы уянгандыр бу адәмнең... Барыбер рәхмәт әйттек, үзен күрмәсәк тә, шатлыгыбызның иге-чиге булмады. Тәре алъяпкычымны кочаклап еладым, рәхмәт Тәңрем, тапканың өчен, ярдәмең өчен мең рәхмәт!

Могҗиза дими ни дисең? Ходай бар ул. Ул безне көнозын күзәтеп торды, ярдәм кулы сузды, инде өмет уты бөтенләй сүнгәч, кабат безнең өчен бәхет кояшы балкыды!

Елена Бачкова, Мамадыш районы Владимир авылы

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев