Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тракторчы-блогер Василий: Хезмәтеңне күрә беләләр икән, зарлану урынсыз

Социаль челтәрләрдә танылу алган авыл кешесе «Суперблогер Василий» белән интервью

Әлеге язманы әзерләр алдыннан бермәлгә югалып калдым. Көн дә үзенең Инстаграм битендә тормышын яктыртып баручы бу ир-егет турында мин нәрсә яза алырмын икән соң?! Әмма эчкерсез, ихлас күңелле, мәгънәле фикер йөртүче Василий Иванов белән якыннан аралашкач, икеләнүләрем юкка чыкты...

Тракторчы Василий

Бу урында шуны язып үтим әле: Василий белән танышыр өчен, бер атна аларның өй телефоннарына иртә-кич шалтыратырга туры килде. Иртән (иртәнге сәгать алты) шалтыратам - эшкә киткән, кичке сәгать сигезләрдә - кайтып җитмәгән, икенче көнне кичке сәгать тугызларда инде төнге сменада. Менә шулай әрле-бирле йөри торгач, чак «табыштык» без аның белән.

- Василий, хәзер сине белмәгән кеше сирәктер. Шулай да үзең белән якыннанрак таныштырып кит әле.

- Белмәгән кеше сирәктер дип, авылдашлар белә инде (көлә). Мин Югары Чура авылында тудым һәм шунда яшим. Кырык ике яшь. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Янилдәге киң профильле техник училищеда тракторчы-машинист һөнәрен үзләштердем. Бүгенге көндә Вахитов исемендәге хуҗалыкта тракторчы булып эшлим. Хатыным Алиса белән ул һәм кыз үстерәбез, - диде ул.

Василий алты балалы гаиләдә бишенче булып дөньяга килә. Техникага мәхәббәт исә гомер буе тракторчы булып хезмәт куйган әтисеннән бирелгәндер, ди. Техник училищеда укыганда колхозга практикага җибәрелгән егетнең беренче иярләгән тимер аты ЮМЗ тракторы була.

- Училищены тәмамлаганнан соң, ике ел армия хезмәтендә булдым. Аннан кайткач, бәхетемне чит җирләрдә сынап карарга уйладым.  Ул вакытларда күп кеше шулай читкә китеп эшләүне хуп күрә иде, чөнки колхозлар авыр хәлдә, хезмәт хаклары түләнми... Әмма инженер, бригадир читтә озак юанырга ирек бирмәделәр. Әйдә, кайт, үзеңә бер трактор бирәбез дип, көн саен диярлек шалтыратып тордылар. Кайтуга К-700 тракторын ышанып тапшырдылар. Ул вакытта Югары Чура үзе аерым колхоз иде. 2005 елдан аны Вахитов исемендәге хуҗалыкка куштылар. Бүгенге көндә яңа К-704 тракторын иярлим.

- Бу данлыклы хуҗалык кул астында эшләү авыр түгелме?

- Нәрсә дип әйтим, үзвакытында хезмәт хакын, тонналап ашлыгын алгач, саламын, печәнен капка төбенә үк китереп биргәч, зарлану урынсыздыр инде. Эшсез дә торып булмый бит, балаларны үстерәсе, олыгайган көнгә кадәр каралты-кураны да ныгытып каласы бар. Иртә яздан кара көзгә кадәр кырдан кайтып кермичә диярлек эшләсәк тә, уфтанасы килми. Хәзер җитеш, рәхәт тормышка ияләндек бит инде.

- Агроном белән механизаторларның иң рәхәт, ял итә торган вакытлары кыш көнедер инде, димен механизаторга.

- Юк, мин ял итәргә яратмыйм, - дип көлеп җавап бирде ул. – Шаяртам, билгеле. Яллар кыш көнендә дә бик эләкми. Техника ремонтына йөрибез, урам юлларын кардан чистарту да минем өстә. Бер дә ял итмибез түгел, барысына да җитешәбез. Хуҗалык, чират буенча, ял йортларына бушка юлламалар бирә. Вахитов исемендәге хуҗалыкта унбиш ел эшләгән вакыт эчендә ике тапкыр Бәкердә ял итеп кайттым. Эшләсәң – ашы да, ялы да була.

Блогер Василий

- Василий, башкарган эшеңнән, тормышыңнан канәгать икәнең күренеп тора. Алга таба да уңышлар гына юлдаш булсын сиңа. Ә хәзер, әйдә, 44900 язылучың булган Инстаграм битеңә дә күзәтү ясап алыйк әле. «Блогер Василий» булып китәрмен дип уйламагансың дадыр?

- Юк инде. Хатыным төзеп бирде Инстаграм битен дә. Ул постлар, видеолар куярга өйрәтте. Аннан кызыксынып китеп, көн дә кайда булуым, нәрсә эшләвем турында Инстаграмга урнаштыра башладым. Шуннан китте инде, -  дип, эчкерсез елмайды блогер.

«Сәлам, дуслар» дип, ап-ак тешләрен күрсәтеп, ихластан елмаеп сәламләүче Василийны бик тиз күреп алалар. Өч ай эчендә 23 мең кеше языла аңа. Бүгенге көндә, әйткәнемчә, аның сәхифәсен 44900 кеше күзәтеп бара.

- Василий, син гел бер техникада гына эшләмисең. Бер көнне ЮМЗ тракторында экскаватор белән канау казыйсың, икенче көнне үзеңнең тимер атың белән җир эшкәртүдә. Икенче юлы тагын кереп карасаң, әллә нинди чит ил техникасы белән агу сибеп йөрисең. Постларыңны күзәтеп баручыларыңның берсе юкка гына: «Самолет кына йөртәсең калды инде», - димәгәндер. Син эшләгән вакытта ватылган техникаларны үзеңә ремонтларга туры киләдер бит. Болай берсеннән икенчесенә күчеп йөрү бер дә ачуыңны китермиме? Куйган видеоларыңда бер дә сизелми. Әллә белдермәскә тырышасың гынамы?

- Тормышта төрле хәлләр була бит: тракторчылар авырып китәргә, йә булмаса, бик мөһим эшләре килеп чыгарга мөмкин. Менә шундый вакытларда без бер-беребезне алмаштырабыз. Билгеле, кеше техникасында эшләү рәхәт түгел, әмма зарланып торып булмый, - диде ул.
Көне-төне басудан кайтып кермәгән Василийның өйдә эшләргә вакыты калмаса да, тол калган ике апасына ничек тә ярдәм итәргә тырыша ул. Инстакүзәтүчеләр дә бертавыштан: «Афәрин, туганчылыклы егет икәнсең», - дип, хуплау сүзләре юллаган. 
Гел мактап кына торалар мәллә, диярсез. Юк шул. Тетмәсен теткән урыннар да шактый. Югыйсә, ошамый икән карама, уз да кит инде. Күрәсең, тискәре комментарий язып куйгач, йокы «тәмлерәк» буладыр. 

Василийны чын блогер дияр идем. Ул рекламалар белән мавыкмый, кешеләрне үзенә җәлеп итәр өчен конкурслар да оештырмый. Аның куйган видеолары тәрбия чыганагы кебек. Видео төшерү генә түгел, матур җөмләләр төзеп сөйли дә белергә кирәк бит әле. Ә аның сөйләм теле сөбханалла. Шуңа күрә туры эфирлар үткәрергә һәвәс тә инде ул.

Иҗади сәләте дә җитәрлек Василийның. Яңа елда Кыш бабай булып киенү, танылган җырчыларның видеоларында катнашу дисеңме, тракторының түбәсенә менеп, «Малай на белом Барсе» музыкасына биеп-җырлау гына да ни тора. Боларны ул кемгәдер ошарга тырышу өчен эшләми, ә аннан үзенә рәхәтлек, энергия ала.

Шуңа күрә Инстаграм дуслары аны ярата, хөрмәт итә. Василийның язылучылары арасында бүгенге көндә механизатор һөнәренә укучы егетләр дә бардыр дип уйлыйм. Алар блогер Василий абыйларының җырлый-җырлый җир сукалаганын, сенаж таптатканын, чәчү чәчкәнен, гомумән, хезмәтенең тәмен тоеп башкарганын күреп үрнәк алырлар, мәңге читкә китеп эш эзләмәсләр, дип ышанам.

Василий үзенә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының кул сәгате тапшырылуы, эш урыныннан бик күп Мактау кәгазьләре белән бүләкләргә лаек булуы турында бер сүз дә әйтмәде. Кыланмыйча аралашучы, ясалмалылыкның ни икәнен белмәгән, һәрвакытта да үзе булып кала белгәне өчен мин аны «Суперблогер Василий» дияр идем.

Фәридә ХИСАМОВА, 
Тырыш

фото: шәхси архивтан

"Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев