Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Төп йорт” фестивале җиңүчеләре арасында керәшен гаиләләре дә бар ФОТО

25 ноябрь көнне Питрәч район үзәгендә "Төп йорт" ("Отчий дом") республика күләм фестивальнең йомгаклау туры узды. Чарада быел Татарстанның 36 районыннан 85 гаилә катнашырга теләк белдереп, 73 гаилә чыгыш ясаган. Җиңүчеләр арасында керәшен гаиләләре дә бар.

"Төп йорт" фестивале 2017 елдан гына Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан үткәрелә башланды,- ди сәнгать фәннәре кандидаты, проектның жюри рәисе Эльмира Каюмова. - Өченче турга 34 иң сәләтле төркемнәр сайланылды. Алар (барлыгы - 200 кеше чамасы) йола күренеше, вокал, инструменталь музыка, бию һәм декоратив-гамәли сәнгать юнәлешләре буенча үзара көч сынаштылар. Ярышу бик көчле булды. Жюригә сайларга бик кыен иде, чөнки катнашучылар яхшы һәм мөһим итеп хәзерләнгәннәр".

Конкурс иртәнге сәгать 10:00 башланган, кич 20:00 сәгатьтә Гала-концерт һәм җиңүчеләрне котлау чарасы белән тәмамланган.

"Йомгаклау тантанасы искиткеч рух, илһамлы, аеруча җылы атмосферада үтте. Гаилә ансамбльләренең чыгышларын карап, тамашачылар, хисләргә бирелеп, берничә кат елап та, көлеп тә, шатланып та, моңсуланып та алдылар. Кайбер катнашучылар шул көнне фестивальдә үзләренең туган көннәрен дә каршы алдылар (шулай туры килде). Сабый балалар, өлкән буын кешеләре дә иртәдән кичкә кадәр фестивальдә кайнаштылар. Гаҗәеп тамаша булды ул! Ахырында фестивальнең махсус кунагы - М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты И.Ялалов үз гаиләсе белән сәхнәдә җырлап, чараны бизәделәр", - ди Эльмира Каюмова.

Шулай итеп, чарада быел беренче тапкыр гына катнашкан Лаеш районының Ташкирмән авылы "Сүрәкә" - Казанбаевлар гаиләсе ансамбле дипломга һәм сертификатка лаек булган. Икенче дәрәҗә дипломы белән Кайбыч районының Соравыл күпфункцияле үзәгенең "Бәхет" ансамбле бүләкләнгән. Алабуга районының Мироваевлар гаиләсе һәм Кайбыч төбәгенең Зур Тәрбит күпфункцияле үзәгенең "Бәхетле гаилә" ансамбльләре беренче дәрәҗә дипломнарга лаек булганнар.

"Татар-информ" материаллары кулланылды

Фото: Наилә Җиһаншина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев