Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Төзүче – мактауга, хөрмәткә лаек һөнәр

Зәйдә яшәүче Павел Яковлев үз тәҗрибәсендә төзүче хезмәтенең никадәр авыр икәнен һәм бу беренче карашка гади тоелган һөнәрнең күпме белем һәм күнекмәләр таләп итүен белә.

Павел 17 елдан артык төзелештә хезмәт куя. Аның өчен төзелеш сезоны апрельдә башлана һәм кара көзгә кадәр дәвам итә. Объектта төзүчеләр иртәдән алып караңгы төшкәнче, ял көннәрендә дә эшли, бары тик яңгырлы көннәрдә генә ял итә алалар алар.

Павел Яковлев күп балалы эшчеләр гаиләсендә туган. Зәйнең 98нче һөнәр лицеенда электромонтер, В, С категорияле шофер белгечлекләрен алып чыга. Белгечлеге буенча электромонтер булып эшли. 2006 елда бер дусты төзелеш бригадасына эшкә чакыра.

— Беренче мәртәбә кулыма мастерок алып, кирпечне тигез итеп салып карау мине бу һөнәргә бөтереп алып кереп китте, — ди Павел.

Хәзерге вакытта төзелеш объектлары катлаулана, ә базарда төрле заманча төзелеш материалларының ниндиләре генә юк! Шуңа күрә эштән буш вакытында Павел Яковлев төзелеш өлкәсендәге яңалыкларны анализлап, белемен күтәрү белән шөгыльләнә.

— Баскычларда басып эшләгәндә куллар һәм аяк-лар даими хәрәкәт итүдән көн ахырына бик арый. Ләкин шул ук вакытта үз хезмәтеңә, үзең төзегән объектларга карап күңел сөенә, — ди ул.

Новости Заинска

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев