Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тормышы район тарихына бәйләнгән

Балык Бистәсе районының Балалар иҗаты үзәгендә үзенчәлекле музей эшли. Ул районның күренекле укытучыларына һәм укытучылар династияләренә багышланган. Татарстанда мондый музейлар күп түгел. Әлеге музейда Татарстанның атказанган укытучысы, “Фидакарь хезмәт өчен” медале иясе Мария Трофимова эшли

Мария Трофимова Урал ягында күп балалы эшче гаиләсендә туа. Кечкенәдән Балык Бистәсендә яши. Биредә мәктәпне тәмамлый. Читтән торып Казан дәүләт университетында белем ала һәм 43 ел Балык Бистәсенең 1 нче гимназиясендә тарих һәм җәмгыять фәннәре укытучысы булып хезмәт итә. 2003 елга кадәр мәк- тәптә эшләгәннән соң, яшь укытучыларга юл биреп, районның Балалар иҗаты үзәгенә эшкә урнаша. 2005 елның 5 мартында үзәктә музей оештыралар. Музейда укытучылар фоторәсемнәре, аларга бирелгән мактау грамотлары, хатлары, мәктәпне чагылдырган экспонатлар урнаштырыла.

Мария Ивановна безне музейда куелган һәрбер укытучы белән таныштырып чыкты. Игътибарымны укытучылык стажлары 750 елдан арткан танылган Егоровлар-Яблоковлар-Маловлар нәселе җәлеп итте. “Алар арасында ветеринария, химия, физика фәннәре докторлары бар. Әлеге нәсел һаман да дәвам итә. Күпләре бүгенге көндә дә укытучы булып эшли”, - дип сөйләде ул.

Мария Ивановна “Балык Бистәсе. Тере тавышлар” (“Рыбная Слобода. Живые голоса”) дип исемләнгән тарих китабының авторы да. Аның китабы районның үткәне һәм бүгенгесе; аның тарихын тудырган, данын арттырган, үсешенә лаеклы өлеш керткән кешеләр турында. “Музейда эшли башлагач, районыбызныңтарихын чагылдырган китап турында уйлый башладым. Минем укытучылык елларында туплаган материалларым бар иде. Ләкин аларны бер җепкә тезәргә вакытым булмады. “Туган як тарихы” конкурсында җиңеп чыкканнан соң, ярты ел эчендә китап яздым”, - дип сөйләде ул. Китапны чыгарыр алдыннан Мария Ивановна Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе члены, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗинга мөрәҗәгать итә. Ул китапны ошата һәм уңай рецензия язып бирә. “Республиканың бер генә районын-
да да бу китапның аналогы юк. Китапны нәшер итәргә акча тапкан кеше рәхмәтле һәм бәхетле булыр”, - дип яза ул. Китапны нәшер итәргә акчасы да табыла. Анысын районның культура бүлеге һәм Балык Битәсе авыл җирлеге советы бүлеп бирә.

Бүгенге көндә музей балалар белән тыгыз эш алып бара. “Безнең махсус программабыз бар. Балалар белән төрле дәресләр үткәрәбез. Балаларга патриотик тәрбия бирү белән шөгыльләнәбез. Гимназиядә “Хәтер” балалар берләшмәсе эшли. Анда без әби-бабайларыбызның
батырлыкларын өйрәнәбез”, - дип сөйләде Мария Трофимова.

80гә якынлашып барса да, Мария Ивановна әле һаман да тарих, эш дип яши. Ул үз эшенә барлык күңеле белән бирелгән кеше. “Эшләвемне, яшәвемне, көлүем- не, соклануымны дәвам итәм”, - дигән сүзләре моңа ачык дәлил генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев