Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Торак-коммуналь хезмәткә түләү арта

Татарстанда торак-коммуналь хезмәткә июль аеннан халык шактый күп түлиячәк

1 июльдән, һәр елдагыча, торак-комуналь хезмәткә түләү арта. Быел ул республикада 6,2 проценттан 13 процентка кадәр тәшкил итәчәк. Торак-коммуналь хезмәт бәяләре Казанда – 13 процентка, Яр Чаллы, Әлмәт, Әгерҗе, Бөгелмә, Иннополиста – 9,2 процентка, ә күпчелек авылларда 6,2 процентка кадәр арттырыла.

Торак-комуналь хезмәткә яңача түләүнең ничә сумга артканын кеше июль ае өчен “квартплата” язуын (ул август аенда киләчәк) алгач күрәчәк.

Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты председателе Александр Груничев әйтүенчә, торак-коммуналь хезмәткә түләүнең кыйммәтләнүе буенча республикабыз  “алтын урталык”та икән.

Россия төзелеш министрлыгында уздырылган “түгәрәк өстәл”дә безнең республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хезмәт министры урынбасары Илдус Насыйров хәбәр иткәнчә, Татарстанда суүткәргечләрнең – 32 процентын, канализация челтәренең 38 процентын яңасына алмаштырырга кирәк. Быел бу тармакта булган 2700 авариянең 68 проценты су тәэминаты системасына туры килгән. Шулай ук, ул 2022 елда коммуналь инфраструктурага киткән чыгымның узган елның шул вакыты белән чагыштырганда 2,5 миллионга (13,9 миллиард сумга) артканын  искәрткән.

Фото: unplash.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев