Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

ТОП-10: Интернетта иң популяр керәшеннәр

Интернет заманы. Һәрберебезнең көне смартфон аша дөнья хәбәрләрен барлаудан башлана. Соңгы елларда бигрәк тә барлык таныш һәм таныш түгел кешеләрнең тормышын Инстаграм аша күзәтәбез. Әлеге социаль челтәрдә иң танылган керәшен кем? Кайсы карендәшебезнең иң күп язылучысы бар?

“Туганайлар” газетасы Интернетта иң популяр керәшеннәр исемлеген тәкъдим итә.


10 урын. Мәскәү шәһәре Пятницкий хорының элеккеге артисты, Татарстан Республикасының атказанган артисты  - Марина Карпова исемлегебезнең 9 нчы баскычында. Маринаның secret4marina аккаунтын 6300 дән артык кеше күзәтеп бара. Биредә артистыбызның иҗади юлын күрсәткән фотосурәтләрдән кала, аның якыннарының да фотосурәтләре урын алган. Бигрәк тә 7 яшьлек улы Кузьманың музыка дәресләре белән шөгыльләнүен күрсәткән фотосурәтләр Инстаграмда утыручыларның аерым игьтибарын җәлеп итә.

 

9 урын. Телевидение йолдызы да түгел, артист та түгел, гади хуҗабикә карендәшебез Алена Исакиева да дөнья челтәрендә популярлык казанып килә. Түбән Кама шәһәрендә яшәүче керәшен кызы татарча вайннары белән бер ел эчендә 7000 меңгә якын кешене “үзенә каратты". Ул Инстаграммда блог алып бару белән махсус шөгыльләнә. isakieva_blog аккаунтында Алена Исакиеваның ике кечкенә баласы, гаиләсе белән төшкән сурәтләрдән кала, кызык видеолар, файдалы киңәшләр, шигырьләр, афоризмнар бар.

 

8 урын. Керәшен вайнеры Алена Исакиевадан  язылучылары саны ягыннан бер баскычка югарырак Анна Попованы билгелибез. Татар эстрадасы җырчылары тарафыннан башкарыла торган бик күп популяр җырлар авторы  Анна Попова үз сәхифәсен nuta_zelglaz исеме астында алып бара.  Биредә ул үзенең шәхси тормышын чагылдыра, иҗат юлы белән бәйле сурәтләр урнаштыра.

7 урын. Полиция хезмәткәре – Эдуард Асапов безнең танылган керәшеннәр исемлегендә. Карендәшебез шулай ук туйлар, юбилейлар, никах мәҗлесләрен алып бару белән дә шөгыльләнә. Кукмара районының Киндеркүл яшәүче керәшен җегетебезнең тормышын Инстаграмм аша 10 меңгә якын кеше күзәтә. Эдуард үз тамашачысын матур тавышы ярдәмендә тапкан дисәк, ялгышмабыз. Эдуард Асапов татар эстрадасы җырчыларының җырларына каверлар яздырып популярлык казанды.

 

6 урын. Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев та Интернетта иң популяр керәшен. Район башлыгының көндәлек эшчәнлеген 13 меңнән артык кеше күзәтеп тора. Сергей Димитриевичның блог алып баруга җитди карый, көн саен районда узган чаралар, яңа мәгълүмат туплаган фотосурәтләр урнаштыра.  

 

5 урын. Венера Аитова (Иванова)ның Инстаграммдагы сәхифәсенә 18500 кеше язылган. “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалы алып баручысы Венера Иванова – Интернетта иң танылган керәшеннәр исемлегенең бишенче баскычында. 

4 урын. "Ямьле” төркеме солисты, җырчы Вероника Кузнецова (Шакирова)  җырчы буларак кына түгел, талантлы һәм популяр бизәндерүче һәм кашлар ясау мастеры буларак та танылды. Бүгенге көндә җырчының тормышы 20 меңгә якын кешегә кызык, аның Инстаграммда шул хәтле язылучысы бар. Вероника Кузнецова күбрәк “Ямьле” төркеме белән төшкән фотосурәтләрен урнаштыра, шәхси тормышын бар кешегә дә күрсәтми.

3 урын. Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров Интернетта иң танылган керәшеннәр исемлегенең беренче өчлеген ачып җибәрә. vadimzaharov_offigennyi исеме астында теркәлгән карендәшебезнең бүгенге көндә 27 меңнән артык “интернет тамашачысы” бар.  

2 урын. Әлеге исемлегебездә блогер - тракторист Василий Иванов Кукмара районы башлыгын “уздырып” та җибәрә. Үзен “Тракторист-Профи” буларак таныткан карендәшебезнең тормышы бүгенге көндә 33 меңгә якын кешегә кызык. Аның басу-кырларда төшергән видеоязмалары, авыл күренешен, җирдә эшләүче халыкның көнкүрешен сурәтләгән фотосурәтләре бик күпләрнең игьтибарын җәлеп итә.

1 урын. Социаль челтәрләрдә иң популяр керәшен - Римма Никитина! Автор башкаручы, татар эстрадасы йолдызы, «Зажжем» лозунгы белән сәхнә "кыздыручы" карендәшебезнең иҗатын 63 000 артык кеше күзәтеп бара. Тырыш һәм үз максатына ирешү юлында армый -талмый эшләүче Риммабыз быел РБК бамасы уздырган Татарстан блогерлары бәйгесендә дә җиңү яулады.


P.S. 10 урынлык исемлегебезгә эләгә алмаса да, "Туганайлар" газетасының аерым игьтибарына лаек шәхесебез Иван Остроумовны да Интернетта танылган карендәшләребез исемлегенә кертәбез. Аның Инстаграмдагы сәхифәсенә 3700 гә якын кеше язылган. “Татарстан - Яңа Гасыр" телеканалы, Ретро FM, Record радиолары тапшырулары алып баручысы Иван Остроумов бүгенге көндә республика күләмендә уза торган масштаблы чараларның йөзе буларак танылды. Инстаграмм сәхифәсендә ул үзенең эшчәнлеге белән бәйле мизгелләрне, көнкүрешендәге вакыйгалары сурәтләнгән фотоларын даими урнаштырып бара.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев