Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тәмле телле, ихлас, кешелекле, юмарт ул Кукмарадан Ольга Юскаева

...Әтисе Федорның сугыштан кайткан көненә инде 77 ел вакыт үтсә дә, бүгенгедәй хәтерендә аның. 1945 елның ноябрь ае. Өйләренә якын гына булган мәктәпнең икенче сыйныфында дәрес бара. Шулчак укытучы сөйләгәнен бүлеп, ишек шакыйлар. «Әлинкә, әтиең сугыштан кайткан икән бит, әнә туганың шуны әйтергә килгән, бар, өеңә кайт, яме», - ди укытучы апасы, аңа елмаеп

Кечкенә Ольга бу хәбәргә ышанырга да, ышанмаска да белми. Чөнки сугыш беткәнгә инде алты ай. Ә әтиләренең исән булуы, үлгәнлеге турында да бер хәбәр юк. Әнә кичә генә әнисе берәр яңалык юкмы икән, Федоры ул авылныкылар белән очрашмаганмы дип, инде түзә алмыйча, әтисенең Сәрдәүчтәге апасына күңелен бушатырга киткән иде. Ә монда укытучы әтиең кайткан дип сөенче ала?! Дөрес икән! Сигез яшьлек кызчык өенә таба йөгергәндә, әтисе инде, кочагын җәеп, мәктәп бакчасының яртысына ук килеп җиткән була... Ә Сәрдәүчтәге әниләрен алырга дип, Федор, колхоз атын җигеп, юлга чыга. 
 
Бу елларны Кукмарада яшәүче Ольга апа Юскаева күз яшьләрсез искә дә ала алмый.

«Бик авыр сугыш елларына туры килгәнгәме онытылмый, балам. Әтием сугышка киткәндә, дүрт яшьлек идем, энем Герценга алты ай. Әни көне-төне колхозда. Көндез бәрәңге казып булмасмы дип, төнлә колхоз эшенә чыга иде. Бакчада күрсәләр, тагын эшкә алып китәләр. Мин, дүрт яшьлек кызчык, төне буе тәрәзә төбендә утырып, кечкенә энемне тирбәтеп, әниемнең кайтканын сагынып көтәм. Аны карап, балачагым да үтеп китте, ярый әле Герценым сабыр иде, борчулы булмады. Бер төндә бик каты яшенле яңгыр яуды. Элек бит мичнең күмерен чүлмәккә алалар иде. Мичнең юшкәсе ябылмаган булган. Мич эченнән ялт итеп яшен килеп чыкты да шартлатып чүлмәкне урталайга ярды. Ул төнне дә әни эштә иде. Мин, гадәттәгечә, тәрәзә янында энем белән. Ничек ул безгә зыян салмаган инде, куркып елаганымны әле дә оныта алмыйм. Әниебез бик хәстәрле кеше иде, аз булса да ризыгын запаска калдырып яшәгән. Сугыш башланган елны әти Донбасста, шахтада булган, сугышка китәр алдыннан бер пот он алганнар», - ди Ольга апа, хатирәләрне барлап.

«Шул онны, әтиегез сугыштан кайтканчы, токмач җәеп җиткердем», - дип сөйли иде әни. 

Бәрәңге бик әйбәт булгандыр, күрәмсең. Малмыжга арба белән бәрәңге тартып төшеп, аны сатып, шикәр, он, ярмалар алып кайта иде. Балачак яхшылык белән түгел, тилмереп йөргәннәре белән искә төшә. Сугыш чорында колхозда 25әр сутый бәрәңге казырга бирәләр иде. Икенче сыйныфта укыганда әни белән, туңган җирне казып, бәрәңге чүпләгәннәр йөрәккә уелып калган. Бәхетебезгә, әти сугыштан исән-имин кайтты. Аны күрше Бөяр авылының “Сукачы” колхозына рәис итеп куйдылар. Сабанчино, Янил авылларында авыл Советы рәисе, ферма мөдире булып та эшләде. Әнидән эләккәләсә дә, без – балаларына бармак белән дә чирткәне булмады аның. 
 
Шушы көннәрдә 85 яшен каршы алучы Ольга апа Юскаева белән тормыш йомгагын сүткәндә иң элек әнә шушы, күңел төпкелендәге иң саллысын искә алдык без. Ә аннан соң туган авылы Янил урамнарын әйләндек, хезмәт, тормыш өлешләренә тукталдык. 

Янил җидееллык мәктәбен бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый ул. Кукмарага укырга киткәч, әнисен сагынуга түзә алмыйча, ике айдан кире авылына кайта. Шунда ук үзен авылдагы сельпога өйрәнчек итеп эшкә чакыралар. Шулай итеп, 14 яшьтән хезмәт чоры башлана, кичке мәктәптә укый, сәүдә техникумын тәмамлый Ольга апа. 43 ел буе хисапчы булып эшләп лаеклы ялга чыга. 
 
Ольга апаны Кукмарада яшәүчеләр Әлфия исемле дип беләләр. Чөнки  Габделбарый исемле татар кешесенә кияүгә чыккач, мулла кушкан исеме белән атый башлыйлар аны. Кызлары Эльзания әлеге никахтан туа. Әмма  гаилә хуҗасы белән тормыш итү мөмкин булмый, аерылышырга туры килә.  Ольга-Әлфия шул чакларда унга ярылырдай була: эшкә дә барырга, ике айлык баланы да калдырыр урын табарга кирәк. Ярый әле күршедә алты балалы гаилә бар, ашарына әзерләп, кызчыгын шуларга кертә дә эшенә йөгерә. «Ул баланы тилмертеп йөреп булмый бит», - дип, әнисе оныгын Янилгә кайтарта. Кечкенә кызын сагынып, күпме күз яшьләре түккәнен авылдашым үзе генә белә. 

Кукмара егете Баязит Юскаев СМУ-3тә эшләүче абыйсы янына килгәч, хисапчы яшь ханымны - Ольганы күреп ала. Зур зәңгәр күзле, акыллы, зыялы, чибәр Ольгага кияүгә чыгарга тәкъдим ясый ул. Уллары Илнурны үстереп, 40 елга якын бергәләп гомер итә алар. «Итек фабрикасының балалар бакчасында хисапчы булганда ярты ставкага тәрбияче булып та эшләдем, шулай ук ветеринария лабораториясендә дә ярты ставкага хисапчы эшен алып бардым. Балаларны кеше янында ким-хур итмим дип тырыштым. Исәп-хисап эшен бик яраттым. Бөтен нәрсә миңа тиз, җиңел бирелде. Шуңа күрә бу эшләрнең берсе дә авыр булмады», - ди Ольга апа.

Тәмле телле, ихлас, кешелекле, юмарт ул Ольга апа. Шуңа күрә Алла да аңа хәерхаһлы булып, озын матур гомер бүләк иткәндер. Тагын бик күп еллар шушындый ямьле, җылы язларны – туган көнен каршы алырга язсын иде әле аңа.

Лилия Нургалиева, «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев