Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Тәңкәләр" ансамбле Мамадыш район башлыгы оештырган Чыршы бәйрәмендә катнашкан

20 декабрь көнне Мамадыш мәдәният йортында район башлыгы Анатолий Иванов төбәкнең сәләтле, актив һәм максатчан укучылары өчен оештырган Чыршы бәйрәме узган.

Бәйрәмдә район һәм республика күләмендә узган чараларда, укуда, спортта, мәдәнияттә уңышка ирешкән 350 укучы катнашкан. Район башлыгының Рәхмәт хатына һәм Яңа ел күчтәнәчләренә Дүсмәт авылының "Тәңкәләр" балалар ансамбле дә лаек булган. Рәхмәт хатында "мәдәният өлкәсендә аерым казанышлары, республикакүләм конкурсларда уңышлы чыгыш ясаулары, Мамадыш районының социаль-мәдәни үсешенә өлеш кертүләре һәм яшьтәшләре арасында рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклаулары, популярлаштырулары өчен" диелгән юллар бар.

"Тәңкәләр" ансамбле "Туым жондозы - 2017" керәшен җыруларын яшь башкаручылар конкурс-фестиваленең Гран-при ияләре дә. Бүгенге көндә коллектив "Туым Жондозы"ның 10 еллык юбилей концертына әзерләнә.

- Фестивальне зур түземсезлек белән көтәбез. Һәр көн саен репетицияләр уздырабыз. Аккомпониаторыбыз Виктор Спиридонов, көйне дөрес алу буенча, балаларның һәрберсе белән, диярлек, индивидуаль рәвештә шөгыльләнә. Авылыбызда дуслар, карендәшләр белән очрашкач җырлана торган искиткеч матур җыру һәм такмаклар, биюләр бар. Балаларга шуларны өйрәтәбез. Әзерләгән чыгышыбыз фестиваль кунакларына ошар, дип өметләнәбез", - диде "Тәңкәләр" ансамбле җитәкчесе Зоя Әхмәдиева.

Исегезгә төшерәбез, "Туым жондозы" - "Рождественская звезда" фестиваленең 10 еллык юбилей кичәсе киләсе елның 13 январендә Казан шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге Филармония концертлар залында узачак. Билетлар сатуда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев