Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үтүкли беләсезме?

Өйдәге кием-салымны, гадәттә, хатын-кыз үтүкли. Түбәндәге киңәшләрнең, бәлки, кемгә дә булса кирәге чыгар

* * *

Йон киемне тискәре ягыннан һәм бары тик марля аша гына үтүкләргә ярый.

* * *

Чын ефәк тукымадан тегелгән киемне, дымлы килеш, артык кызу булмаган үтүк белән үтүкләргә кирәк. Ачык төстәге ефәк киемне – уң, ә караңгы төстәгесен сул ягыннан үтүклиләр.

* * *

Синтетик тукымадан тегелгән киемне үтүкләргә ярамый. Юганнан соң, аны яхшылап селкергә һәм махсус элгечтә киптерергә була.

* * *

Ирләр күлмәгенең иң элек – җиңнәрен, аннары – якасын (башта – сул, аннары – уң ягыннан), шуннан соң – арка өлешен, иң азактан алгы ягын үтүкләргә.

* * *

Костюм якасын башта – спиртлы (аракылы) суда чылатылган щетка
белән чистартырга, шуннан соң сул ягыннан берничә катлы дымлы чүпрәк куеп үтүкләргә кирәк.

* * *

Чалбар үтүкләгәндә, пычранган урынын уксуслы суда (1 стакан суга –1 аш кашыгы уксус) чылатылган киндер чүпрәк аша үтүклиләр.

* * *

Чалбардагы “стрелка”лар озак саклансын өчен, аны башта – уксуслы суда чылатылган марля аша, ә бераз кипкәч дымлы калын кәгазь аша үтүклиләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев