Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тиздән “Туым Җондозы” фестиваленең җиңүчесе билгеле булачак

Гала-концертта финалга узган конкурсантлар катнашачак

5 февральдә "Сәйдәш" мәдәни үзәгендә узачак "Туым җондозы" гала-концертында республикабызның төрле районнарыннан килгән конкурсантлар чыгыш ясаячаклар. Тамашачылар керәшен мәдәнияты дөньясына чумачак.

Балык Бистәсеннән килгән конкурсантлар борынгыдан калган "Кошлардан ару хәбәр", "Славут әйтү күренеше" йолаларын күрсәтәчәкләр.

Ә Казанның 24нче балалар музыка мәктәбе конкурсантлары нагайбәкләрнең җырларын башкарачаклар. Кайбыч районыннан килгән "Авыл дэнс" бию коллективы керәшен халкының дәртле биюләрен тамашачыга тәкьдим итәчәк. Мамадыштан килгән "Карендәшләр" вокал ансамбле кунак каршылау җырларын ишеттерәчәк, яшьләр уеннарын күрсәтәчәк. "Өй саклау" күренешен Тукай районының "Питрау" фольклор ансамбле чыгышында күрү мөмкин булачак. Анда яшьләр җырлы-биюле уеннарын уйнаячаклар.

Гала-концерт азагында, конкурсантларның 1,2,3 дәрәҗә лауреатларын бүләкләү тантанасы булачак. Махсус  номинацияләр һәм истәлекле бүләкләр биреләчәк. Шулай ук, республика күләмендәге "Туым җондозы" керәшен этник конкурсы фестиваленең гран-при бүләгенә лаек булучыны да беләчәкбез.

Гала-концерт кунаклары "Бәрмәнчек" дәүләт ансамбле, этник-фольклор "Зәкәрия" төркеме, Римма Никитина, Лариса Басыйрова, Алина Давыдова һәм Александр Игнатьев та чыгыш ясаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев