Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тизәйткечләр бала сөйләмен җайларга булыша.

Керәшен авылларында язып алынган тел көрмәкләндергечләр.

Тизәйткечләр һәм тел көрмәкләндернең төп билгесе — аларның авыр әйтелеше. Бу әсәрләрдә авыр әйтелеш төрле алымнар белән оештырыла. Беришләре охшаш яңгырашлы сүзләрне еш куллану юлы белән, икенчеләре сөйләмнең һәр сүзен билгеле бер аваздан башлау юлы белән ясала. Алар юмористик әсәрләр. Әмма юмор күп очракта әсәрнең эчтәлегенә түгел, ә аларның әйтелешендә чагыла, ягъни аларны дөрес әйтә алмый аптырау көлке тудыра. Тел көрмәкләндергечләрне балаларның телен ачтыру, авазларны дөрес әйтергә өйрәтү файдаланалар.

Балык Бистәсеннән Борис Бакалы базарына барганда баш бармагы белән биш бармагын бүрәнәгә бәреп бүрттергән. Бармагын бүрттерү белән больницага барып бәйләткән. Бармакларын бәйләткәч Бориска бюллетень биргәннәр.

Җәен җиләк җыйганда җаный җиңен җырткан. Җылама, җаным, җылама, җиңеңнең җыртыгын җамап җибәрерсең.

Сарман районының Ләке авылында  Гриша Подваловтан язып алынган. (Балалар фольклоры, 1975 ел).

 

       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев