Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тихвин чиркәвенең престол бәйрәмен данладылар – фото, видео

9 июль көнне Алла Анасының Тихвин чиркәвендәге бәйрәм Литургиясен Казан һәм Татарстан Митрополиты Кирилл җитәкләде.

9 июль – Алла Анасының Тихвин тәресе көне. Бу – Республиканың төп керәшен храмы булган Казандагы Тихвин чиркәвенең престол бәйрәме көне. Чиркәү иртән иртүк чаң кагып, бар керәшеннәрне келәүгә чакырды. Атнакөн дә булгангадыр,  чиркәү ишегалды аеруча бәйрәмчә иде, көн эссе булуга карамастан, халык та  күп иде. Матур керәшен күлмәкләреннән килүчеләр дә күренде. 

Бар шатлык белән прихожаннар Казан һәм Татарстан Митрополиты Кириллны каршы алды. Тихвин чиркәвендәге бүгенге келәүге ул җитәкләде. Шулай ук, бәйрәмгә керәшен священникларының күбесе җыелган иде. 

Халык барысы бергә Ходайга теләк итте; җазык әйтеп, өлеш алдылар. 

Шулай ук, чиркәү тирәли тәре йөрешенә чыктылар. Аннан соң, чиркәү ишегалдында "Бәрмәнчек" дәүләт ансамбле солистлары ару җырулар башкарды, "Казансу" ансабмле дә үзеңнең матур җыруларын бүләк итте. 

Тихвин чиркәвенең престол бәйрәменә Республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров та килгән иде. Ул да барысы белән бергә теләк итте. 

* Алла Анасының Тихвин тәресе – Русьта аеруча зурлый торган тәреләрдән берсе. 

XIV гасырга кадәр әлеге икона Константинопольдә торган, ләкин 1383 елда Влахернский храмыннан көтмәгәндә югалган. Елъязмалар буенча, шушы ук елны әлеге икона Русьта Тихвин шәхәре янындагы Ладого күлендә балык тотучыларга күренгән. Алга таба бу урында таштан храм төзелгән, Тихвин Богородица-Успение ирләр монастыре барлыкка килгән. Тихвин иконасы алдында бик күп кодрәтләр (могҗизалар) булган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев