Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тихвин чиркәвендә, Николай Дунаевны искә алып, панихида уздырылды

30 октябрьдә, арадан китүенә нәкъ бер ел тулган көнне, Татарстанның халык артисты Николай Дунаевны (театрдагы псевдонимы – Наил Дунаев) искә алу өчен, халык Казандагы керәшен чиркәвенә җыелды.

Иртәнге якта Казандагы Тихвин чиркәвенә Николай Дунаевны искә алу панихидасына килдек. Аны Тихвин чиркәве настоятеле протоиерей Алексей Колчерин үзе алып барды. Чиркәүдәге панихидада Николай Дунаевның якыннары — хатыны Татьяна Григорьевна, үзенең гаиләсе белән улы Владислав, туганнары, авылдашлары һәм Казандагы керәшен җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты. Чиркәүдән чыккач, барыбыз бергә, отец Павел кабере янында тукталып, олы хөрмәт белән, аны искә алдык. 

Соңыннан, чиркәүдәге панихидада катнашучылар һәм, шулай ук, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары катнашында, Казандагы рестораннарның берсендә Николай Дунаевны искә алу ашы уздырылды. 

Аны искә алу ашында ничәмә-ничә еллар театрда бергә иҗат иткән сәхнәдәш дуслары Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, Илдар Хәйруллин, Исрафил Сафин, Луара Шакирҗанова, Фуат Әбүбәкеров, гаилә дуслары Рабит Батулла, шулай ук, әти-әнисе Түбән Биш мәктәбендә Николай Дунаевка белем биргән укытучыларның кызлары Лидия Иванова һәм башка бик күп кешеләр бар иде. 

Хатыны Татьяна Григорьевна, улы Владислав, Түбән Камада яшәүче бертуганы Нина Ивановна артистның тормышы, искә төшерделәр. Театр артистлары да үз күңелләрендә саклана торган истәлекләрне уртаклаштылар.

Алар карендәшебез Николай Ивановичның кешелекле, ярдәмчел, керәшеннәргә хас юмартлыкка ия булуын телгә алдылар. Шуңа бәйләп, үзләренең Зәй якларына булган гастрольләрен дә сагынып искә төшерделәр. Зәйгә, Әхмәткә кайтып спектакльләр куйганда, Николай Дунеавның әнисе Ульяна түтинең, әтисе Иван дәдәйнең үзләрен ничек кунак итүләре, һәрберсенә атап җырулар әйтүләре турында сөйләделәр. Бертуган тутасы Вера, Таисия түти һәм әнисе Ульянаның бергәләп өч тавышка җырлаулары, ә Николай Ивановичның балык тотып үзләрен сыйлауларын да хәтерләрендә яңарттылар. Николай Дунаевның үз бакчасында үскән сортлы кура җиләк үсентеләрен үзләренә өләшүләрен, карлыган үсентеләре үрчетеп бирүен дә театрдагы иҗатташлары әле һаман искә алалар икән.

Иван дәдәй, Ульяна түти һәм Татьяна Григорьевнаның әнисе Пекла әби исемнәрен дә рәхмәт белән телгә алып, «аларның да, Николай Дунайның һәм арабыздан киткәннәрнең барысының да урыннары оҗмахта булсын» дип тәмамладылар театр артистлары үзләренең чыгышларын. 

Якташ артистыбыз Николай Дунаевны искә алу ашыннан без, Зәй шәһәрендә аның истәлегенә багышланган кичәдә очрашырга булып таралыштык. Ә бүген иртән Камал театры яныннан автобус безне алып, ерак юлга — артист Николай Дунаевның (һәм үзебезнең дә) туган ягы булган Зәй районына кузгалды. Зәйдәге кичә турында да «Туганайлар» аша хәбәр итәрбез...

Якташыбыз Николай Ивановичны үз туган авылы Әхмәт кешеләре, Зәй районы һәм Татарстан халкы танылган артист, олы шәхес буларак беләләр иде һәм хәтерләрендә дә шулай саклыйлардыр...

Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА.
Лаеш районының Усад авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев