Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тихвин чиркәвендә Май сөртү җәшерекләре узачак

Май сөртү җәшереге (Соборование), күпчелек вакытта, Олы уразаның 4-5 нче атналарында уза.

Казан шәһәрендәге Тихвин Алла Анасы тәресе чиркәвендә Май сөртү җәшерекләре узачак.

13 апрель көнне сәгать 10.00дә — чиркәү-керәшен телендә;
20 апрель көнне сәгать 10.00дә — чиркәү-славян телендә;
29 апрель сәгать 10.00дә — чиркәү-керәшен телендә үтәчәк Май сөртү җәшерекләре узачак.

Май сөртү җәшерегенә кешеләр савыгу, чирдән арыну өчен бара. Май сөртү Җәшереге 7 яшьтән олырак булган православ динендәге кешеләргә эшләнелә.

Евангелие китабында «Чирләп, урыннан тормый ята башласагыз, священниклар чакыртыгыз. Алар — җиде священник килеп, укып, май сөйтергә тиеш», дип язылган. Әлегрәк заманда ул теләсә-кайсы вакытта һәм өйдә генә эшләнгән. Хәзер инде дөньялар бераз үзгәргәч, кешеләр үзләре чиркәүгә барып, соборование уздырталар.

Соборование тәртибе өч өлештән тора: иман җырлау, сөртү өчен әйберләү әзерләү, май сөртү. Җәшерекне үтәү өчен өстәлгә савыт, бодай, кач, Евангелие куела. Бодай бөртекләре — савыккан яки яңадан тереп торганнан соңгы яңа тормыш символы, кач һәм Евангелие — Иисус Христосның монда булуын күрсәтә. Бодай өчен буш савыт куела, соңыннан ул вино катыштырылган аруландырылган май белән тутырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев