Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әти-әниеңне һәм якыннарыңны “Туганайлар“га яздырдыңмы?

2016 елның икенче яртыеллыгына басма матбугатка язылу кызган чорда, Татарстанда "Подпиши близких, Подпиши родителей" акциясе игълан ителде. Ул 22 майдан 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге акция барышында "ТАТМЕДИА" җәмгыятендәге йөздән артык исемдәге басма матбугатка үзеңне генә түгел, ә туганнарыңны, якыннарыңны да яздырырга була. "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей...

2016 елның икенче яртыеллыгына басма матбугатка язылу кызган чорда, Татарстанда "Подпиши близких, Подпиши родителей" акциясе игълан ителде.

Ул 22 майдан 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге акция барышында "ТАТМЕДИА" җәмгыятендәге йөздән артык исемдәге басма матбугатка үзеңне генә түгел, ә туганнарыңны, якыннарыңны да яздырырга була.

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин: "Без бу рәвешле язылу кампаниясен беренче тапкыр үткәрәбез. Ул үзенә күрә хәйриячелек акциясе дә. Татарстанда чыгучы газета-журналларга яздырып, һәркем якыннарын, туганнарын, мохтаҗларны сөендерә ала. Акциягә инде бик күп кеше үзеннән өлеш кертте," - диде, акциянең барышына бәя биреп.

Карендәшләребез арасында да әлеге акция игълан ителгәннең беренче көннәреннән үк якыннарын "Туганайлар"га яздыручылар бар. Иң беренчеләрдән булып, Чаллы керәшеннәре җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Виталий Агапов үзенең "Карендәшләр""ансамбле җырчыларына, туганнарына, Сәвәләй авылы мәктәбенә, китапханәгә подписка ясады. Шулай итеп, Агапов юмартлыгы белән, 30 йортка керәшен гәҗите киләчәк.

Чаллыдагы "Медтехника" предприятиесе җитәкчесе Климентий Малов шулай ук туганнарына, предприятиедә эшләүчеләргә 20 данә "Туганайлар" бүләк итте. Түбән Камадан Вениамин Князев, елдагыча, үзенең туганнарына да, керәшен хәрәкәте ветераннарына да газета яздырды. Шул ук Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Владислав Домолазов та якыннарына "Туганайлар"ны беренчеләрдән булып бүләк итте.

2016 елның икенче яртысына подписка чоры дәвам итә. Акциянең дә срогы - 18 нче июньгә кадәр. Игелекле гамәлләр эшләргә ашыгыгыз. Газетаны кулларына алган саен, якыннарыгыз үзегезгә рәхмәт әйтерләр, исәнлегегезне теләрләр. Ә бу - бернинди суммаларга да сатып алып булмый торган байлык.

Безнең исемнәрне атамаганннар, дип үпкәләмәгез, беренче булып яздыручыларны гына атадык. Кемнәр подписка кампаниясенә үз өлешен кертте, барыгызга да зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев