Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Техника җене» кагылган нәсел

Зәй районының Кабан Бастырык авылындагы Александр Степанов техниканы бик яраткан һәм бөтен гомерен шуңа багышлаган.

Иң элек, өлкән Степановлар турында сөйлим әле. Федора (1911 елгы) һәм аннан бер яшь кече Александр Степановларны авылда хәтерләүчеләр бардыр. Федора үз кибетләре, ике су тегермәне, май язу җайланмалары булган Павел һәм Матрёна гаиләсендә туып-үсә. Ул үләннәр белән дәвалау серләрен белә. Бүсер (грыжа) "теле«н белә, көне-төне елаган сабыйларны да; авыр күтәреп бүсере чыккан кешеләрне дә өшкереп терелтеп җибәрә. Александр урманда умарта тотучы Тихон һәм Ульяна гаиләсендә үсә. Карт әбисе урмандагы агачларга эче куыш юан баганалар (чолык) элеп куеп, күч тота. Шуңа күрә аларны авылда «Чолыклар» дип йөртәләр. 

7 класс тәмамлаган Әләксәндерне колхоз 1939 елны Казанга шофёрлар курсына җибәрә. Чыбыклы МТСында шофёр булып эшләгәндә сугыш башлана. 1941 елның 23 июнендә үзенең ГАЗАА полуторкасында фронтка китә. Үз машинасы яраксыз хәлгә килгәч, трофей автомобиленә күчә һәм Великие Луки, Латвия, Литва, Невель, Варшаваны азат итүдә катнашып, Берлинга кадәр барып җитә. 

«Одерны кичеп, 17 апрельдә совет гаскәрләре Берлинны штурмлый башлады. Безнең авторота тәүлек буе сугыш кирәк-ярагы ташыды. 2 майда рейхстаг безнең кулда иде. Стеналарына исемнәребезне яздык. Авылга 1945 елның 20 октябрендә кайттым һәм машинага утырдым. Тик снарядлар һәм бомбалар түгел, ашлык һәм тыныч тормыш кирәк-ярагы ташыдым. 1983 елга кадәр „Игенче“ колхозында шофёр булдым», — дип язган ул вафатына 2 ел кала. 

Әләксәндер дәдәйләр күршебездә генә яшәгәнлектән, тормышлары уч төбендәгедәй иде. Балаларының бишесе дә бездән күпкә зурлар — Домна-Дүнә түти (1936 елгы), Петр дәдәй (1947), Григорий дәдәй (1949), Иван дәдәй (1951), Татьяна (1955). Әләксәндер дәдәй Берлиннан ук алып кайткан аккордеоннары бар. Петр, Гриша һәм Иван дәдәйләр шул аккордеонда уйныйлар, ә өйдәге хатын-кызлар борынгы керәшен көйләрен җырлый. Урамда, ишегалларында — тәртипләп куелган иске машина, тимер-томыр. Әләксәндер дәдәйнең яңа машинада эшләгәнен хәтерләмим, колхозда нинди иске машина бар — аларның һәммәсен төзәтте. Үзе йөрткән машиналарны гына түгел, ә трактор, комбайннарны да ремонтлый, механизаторлар аннан гел киңәш сорап киләләр иде. Ул әле тегермәнче дә булып эшләде. Бик аз гына хакка үзебездә һәм янәшәдәге авылларда пич тә чыгарып йөрде. 

Күршебез техниканы бик яратты һәм бөтен гомерен шуңа багышлады. Уллары Пётр, Гриша һәм Иван да бәләкәйдән әтиләре янында, техника арасында үстеләр һәм барысы да шофёр һөнәрен сайлады. Авылда гына түгел, ә Зәй районында Әләксәндер дәдәйне һәм аның гаиләсен, улларын белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше булдымы икән? Юктыр, мөгаен. 

Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА.
Лаеш районының Усад авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу минем бабам , Доресе дэ шул техника остасы иде, Фёдора эбием мине кул эшлэренэ йорэтте , бэй бэйлэргэ .